Татарстанның хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов: “2020 елга республикада тулай төбәк продуктының энергия сыйдырышлылыгы, 2007 ел белән чагыштырганда, аз дигәндә 40 процентка кимергә мөмкин”
01.12.2009
Икътисадта энергия сыйдырышлылыгын киметү өчен, Татарстан Республикасының резервлары бар.
Бүген Татарстан Хөкүмәте һәм Россия Сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр союзының “Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге дәүләт сәясәтен тормышка ашыру турында” дигән темага үткәрелгән уртак утырышында бу турыда Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Утырыш Татарстан башкаласы Казанда “Энергетика. Ресурсларны саклау-2009” XI халыкара махсуслашкан күргәзмәсен һәм “Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау” X халыкара симпозиумын үткәрү (1 нче – 3 нче декабрь) уңаеннан уздырылды.
Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов анда катнашучыларга Татарстанда 2000-2005 елларга энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге программасын тормышка ашыру барышында, республикабызның тулай төбәк продукты чагыштырма бәяләрдә 40 процентка артуын, ә беренчел энергия ресурсларын куллану дәрәҗәсе бөтенләй диярлек үзгәрмәвен әйтте.
“Бүгенге көндә республиканың 2020 елга тулай төбәк продуктының энергия сыйдырышлылыгын, 2007 ел белән чагыштырганда, аз дигәндә 40 процентка киметүне күздә тоткан берничә мөһим программалы документы бар”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы әйтүенчә, без ресурсларның бөтен төрен куллану нәтиҗәлелеген арттыру, тулай төбәк продуктының энергия сыйдырышлылыгын киметү тенденциясен саклап калуга ирешкәнбез.
Россия Сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр союзы президенты Александр Шохин, утырышта чыгыш ясаганда, бүгенге көндә Татарстан икътисадының Россиядә иң тотрыклылардан саналуын билгеләп үтте. Ул монда икътисадның чимал секторы да, югары технологияле секторы да актив үстерелүен, ә моның, үз чиратында, ресурслар һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлтелгән сәясәткә ихтыяҗ артуга китерүен әйтте. “Хәзер шактый актуальләшеп киткән энергия нәтиҗәлелеге темасы Татарстан Республикасы өчен инде күп еллар дәвамында агымдагы көн тәртибенә кертелгән мәсьәлә булып тора. Республика, 2020 елда булачак якты киләчәккә өмет итеп, озак вакытлы стратегияне тормышка ашыру принциплары буенча яшәми, бу мәсьәләләрне вакытында чишәргә тырыша”, - диде Россия Сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр союзы президенты. Аның сүзләренә караганда, моңа Татарстанның 2006-2010 елларга исәпләнгән һәм бүгенге көндә уңышлы тормышка ашырылып килә торган энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге программасы да ярдәм итә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте