Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов: “Кризис шартларында энергия нәтиҗәлелеге һәм ресурсларны саклау мәсьәләләре тагын да актуальрәк була бара”

01.12.2009

Бүген Казанда ачылган “Энергетика. Ресурсларны саклау-2009” XI халыкара махсуслашкан күргәзмәсендә һәм “Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау” X халыкара симпозиумында Татарстан һәм Россия төбәкләренең, чит илләрнең 130 дан артык предприятие һәм оешмасы катнаша.
Чаралар “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәге территориясендә уза.
“Энергетика. Ресурсларны саклау-2009” күргәзмәсен ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, икътисади кризис шартларында энергия нәтиҗәлелеге һәм ресурсларны саклау мәсьәләләре тагын да актуальрәк була бара. Ул күргәзмәне оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм анда катнашучыларга уңышлы эш һәм яңа элемтәләр урнаштырылуын теләде.
Россия Сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр союзы президенты Александр Шохин, үз чиратында, күргәзмәне ачу тантанасында Татарстанның Россиядә энергия ресурсларын саклау мәсьәләләрен системалы һәм программалы нигездә чишә торган иң алдынгы төбәк булуын билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, “2006-2010 елларга Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге” программасы уңышлы тормышка ашырылачак, һәм төбәккә инде киләсе унъеллык турында уйлый башларга да була.
Кунаклар компания һәм предприятиеләрнең “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәге павильоннарында тәкъдим ителгән экспозицияләрен карап чыктылар.
Шуннан соң “Казан ярминкәсе” нең бизнес-үзәгендә “Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге дәүләт сәясәтен тормышка ашыру турында” дигән темага Татарстан Хөкүмәте һәм Россия Сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр союзының уртак утырышы булды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте