Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов коллективка “Горький исемендәге Яшел Үзән судно төзү заводы” ААҖ генераль директорын тәкъдим итте

30.11.2009

Бүген “Горький исемендәге Яшел Үзән судно төзү заводы" ААҖ Директорлар советы предприятиенең яңа генераль директоры кандидатурасын раслады.
Директорлар советы утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул, аерым алганда, шуны билгеләп үтте: бүгенге көндә судно төзү заводы алдында җитди стратегик бурычлар тора: заказлар, продукция сату базарларын эзләү.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы “Горький исемендәге Яшел Үзән судно төзү заводы" ААҖ Директорлар советына заводның генераль директоры урынына Ренат Мистахов кандидатурасын карап чыгарга тәкъдим итте.
“Горький исемендәге Яшел Үзән судно төзү заводы" ААҖ Директорлар советы бу кандидатураны раслады.
Сергей Ильин - Яшел Үзән судно төзү заводының элеккеге генераль директоры – предприятиенең Директорлар советы рәисе булып сайланды (элек бу вазифаны Сергей Мухин башкарган).
“Горький исемендәге Яшел Үзән судно төзү заводы" ААҖ җитәкчелегенә яңа директорны тәкъдим итеп, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов шуны әйтеп үтте: озак вакыт эчендә предприятиене җитәкләгән Сергей Ильин үз вазифаларын катлаулы вакытта башкарырга тотынган, заводны саклап калган һәм аны заказлар белән тәэмин итә алган. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы фикеренчә, яңа статус Сергей Ильинга предприятиене киләчәктә үстерү, чит ил партнерлары белән эшләү һәм яңа технологияләр эзләү өчен күбрәк мөмкинлекләр бирәчәк.

Белешмә өчен:

Ренат Искәндәр улы Мистахов 1975 елның 12 октябрендә туган.
1999 елда ул Россия дәүләт юллар элемтәсе ачык техника университетын “Тимер юл транспортында ташуларны оештыру һәм хәрәкәт белән идарә итү” белгечлеге буенча тәмамлый, “оештыру һәм идарә итү буенча юллар элемтәсе инженеры” квалификациясен ала.
“Горький исемендәге Яшел Үзән судно төзү заводы" ААҖ генераль директоры булып билгеләнгәнче, ул Горький тимер юлының (ГЖД) Казандагы бүлеге башлыгы вазифаларын башкарган.
Озак вакыт дәвамында ГЖД ның Казан бүлегендә Казан юл станцион берләшмәнең ташулар бүлеге башлыгы, Юдино станциясе башлыгы һ.б. булып эшләгән.
Ул Горький тимер юлы башлыгы сәгате, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының рәхмәт хаты, Чуваш Республикасы Президенты Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте