Минтимер Шәймиев Андрей Бельянинов белән очрашты
28.04.2015
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия Федерациясенең Федераль таможня хезмәте җитәкчесе Андрей Бельянинов белән очрашты.
Минтимер Шәймиев кунакка “Мәдәни мирас: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлеге” мәдәни-тарихи проекты һәм “Яңарыш” фондының бишьеллык эшчәнлеге турында сөйләде.
Ул Андрей Бельяниновка 2011 елның ноябрендә Италиядән Татарстанга дөньяда иң зур басма Коръәнне алып кайтканда таможня аша поблемаларсыз узуны оештырган өчен рәхмәт белдерде.
Андрей Бельянинов Зөя утрау-шәһәрлегендә булуын һәм анда яңадан торгызылган тарихи истәлекләрне каравын белдерде. Ул шулай ук иртәгә борынгы Болгар шәһәренә барырга җыенуен хәбәр итте.
Очрашуда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Идел буе таможня идарәсе башлыгы Сергей Рыбкин, Татарстан таможня башлыгы Альберт Мавликов каатнашты.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Нүрсөя Шәйдуллина.