Рөстәм Миңнеханов «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате фестиваленең гала-концерты турында: «Мондый искиткеч концертка зуррак зал кирәк!»
25.04.2015«Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате фестиваленең гала-концертын күбрәк тамашачы күрә алсын өчен мондый искиткеч концертка зуррак зал кирәк.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Созвездие – Йолдызлык – 2015» XV ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгатенең гала-концертында хәбәр итте .
Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланды һәм «Пирамида» ККК да узды.
«Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате фестиваленең гала-концертын күбрәк тамашачы күрә алсын өчен мондый искиткеч концертка зуррак зал кирәк, - дип белдерде сәхнәдән Рөстәм Миңнеханов. – Минемчә, Казанда якын киләчәктә бу мәсьәләне хәл итү мөмкин булачак».
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның бу тәкъдимен гала-концертта катнашучылар да, кунаклар да алкышлап каршы алдылар.
Чара барышында Рөстәм Миңнеханов шулай ук балалар иҗаты коллективлары җитәкчеләренә һәм яшь башкаручыларга Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды.
«Созвездие-Йолдызлык» рәсми сайтында (http://www.yold.ru) гала-концерт турыдан-туры трансляцияләнде.
2015 ел гала-концертында катнашучылар исемлеге белән шул сайтта танышырга мөмкин.
ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.