Рөстәм Миңнеханов кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән кризиска каршы тору буенча киңәшмә үткәрде
26.11.2009
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов бүген Әлмәттә республиканың кайбер министрлык һәм ведомстволары, Татарстандагы федераль структуралар җитәкчеләре катнашында кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Моның формаль сәбәбе - тармакның 9 айдагы эшенә нәтиҗә ясау. Премьер аны кризис шартларында республиканың социаль-икътисади тормышын билгели торган фактор дип атады. Сүз, нигездә, нефть компанияләренең уңышлы эшенә комачаулый торган мәсьәләләр турында барды.
Агымдагы елда кече нефть компанияләре кризис аркасында төп эш күрсәткечләрен – табыш алу, капиталь кертемнәр, бораулау, геологик тикшерүләр үткәрү һәм салымга бүленгән суммаларны – шактый киметкән. Бу турыда “Нефтеконсорциум” ЯАҖ генераль директоры Фәнис Вәлиев хәбәр итте. Шул ук вакытта нефть чыгаруның үсеш темпларын һәм күләмен саклап калуга ирешкәннәр. 2009 елның 9 аенда кече нефть компанияләре 4,951 млн тонна нефть чыгарган. Бу, 2008 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 104 мең тоннага күбрәк һәм ул республика кеременең 20,4 процентын (2008 елда 19,9% булган) тәшкил иткән.
Республиканың консолидацияләнгән бюджетына 2,4 млрд сум күләмендә салым кертелгән. Социаль ипотека республика программасына 222 млн сум күчерелгән.
Ф.Вәлиев әйтүенчә, иң мөһиме: кризис шартларында кече нефть компанияләренең үзләрен саклап калуга ирешкәннәр. Монда республикабыз Хөкүмәте һәм “Татнефть” ААҖ тарафыннан күрсәтелгән кризиска каршы тору чараларының да әһәмияте зур булган. “Татнефть” ААҖ хезмәт күрсәтү өчен алына торган аванс түләүләрен бетерергә карар кыла, Норлат районындагы нефть үткәргеченә капиталь ремонт ясауның финанслануын кичектереп торырга рөхсәт итә. Кече компанияләрнең “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыятенә булган бурычлары реструктуризацияләнә. Татарстан Республикасы Хөкүмәте нефть промыселы объектларын электр челтәрләренә тоташтыру өчен түләүләрне киметүдә ярдәм итә.
“Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов кече нефть компанияләрендә бораулау күләме кимүгә борчылуын белдерде. Бу нефть чыгаруның кимүенә һәм бораулау кадрларын югалтуга китерергә мөмкин. Ул ташламалы шартларда “Татнефть” ААҖ нең бу өлкәдәге ярдәменнән файдаланырга тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов, киңәшмәдә күтәрелгән принципиаль мәсьәләләрне тиз арада чишү өчен, конкрет йөкләмәләр бирде. Шул ук вакытта ул кризиска сылтап дәүләт алдындагы финанс бурычларыннан качарга тырышучыларга каршы тиешле чаралар күрергә вәгъдә итте.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы