Рөстәм Миңнеханов "Haier" компаниясенең Россиядәге вәкилләре белән инвестицион проектны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында сөйләште

25.04.2015

Бүген Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм "Haier" компаниясенең Россиядәге вәкилләре очрашып, суыткыч җиһазларын җитештерү заводын төзү буенча инвестицион проектны Татарстан Республикасында гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Чара ТР Хөкүмәте йортында узды. 

Искәртеп узабыз: 2014 елның мартында "Haier" корпорациясе һәм "Мастер" Кама индустриаль паркы" ААҖ (Чаллы) арасында суыткыч җиһазлар производствосын урнаштыру турындагы килешү имзаланган иде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.