Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендә Яшәү дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча республика ведомствоара комиссиясе утырышы булды

26.11.2009

Хәзерге вакытта Татарстанда 52,7 мең эшсез исәпләнелә. Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендә видеоконференция режимында үткәрелгән Яшәү дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча республика ведомствоара комиссиясе утырышында бу турыда Татарстан Республикасы хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Клара Таҗетдинова хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, агымдагы ел ахырына эшсезлек күрсәткечләренең бераз үсүе көтелә. Ләкин тискәре күренешләр глобаль финанс кризисының тискәре йогынтысын җиңеп чыгу чаралары региональ программасын тормышка ашыру хисабына киметеләчәк. Бүгенге көндә республикада теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе икътисади актив халык санының 2,76 процентын тәшкил итә.
Лаеш һәм Питрәч районнарында эшсезлек дәрәҗәсе республикадагы уртача күрсәткечләрдән шактый түбән: 1 проценттан да кимрәк.
Шул ук вакытта 18 муниципалитетта шактый аянычлы хәл күзәтелә. Эшсезлек күрсәткече Алабуга (4,79%), Мамадыш (4,73%) районнарында һәм Яр Чаллыда (4%) аеруча зур.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы