Әлмәттә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы булды

26.11.2009

Бүген “Татнефть” ААҖ нең баш офисында (Әлмәт) Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов рәислегендә компаниянең Директорлар советы утырышы булды.
Директорлар советы тугыз айда компания бюджетының үтәлешен тикшерде һәм агымдагы елның декабренә билгеләнгән бюджетны раслады.
Шулай ук “Татнефть” ААҖ нең 2009 елның тугыз аендагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Бу чорда 19,329 млн тонна нефть чыгарыла. Пластларның нефть бирү үзлеген арттыру методларын куллану хисабына 8,7 млн тонна нефть алына. 572 млн кубометр иярчен газ табыла, 214 мең тонна күләмендә җиңел углеводородларның киң фракцияләре эшләп чыгарыла һәм тапшырыла. Хисап чорына 248 нефть чыгару скважинасы файдалануга тапшырыла. Гомумән алганда, 2009 елда компания нефть чыгару күләмен узган ел дәрәҗәсендә саклап калырга планлаштыра.
Утырышта Татарстан Республикасының югары үзле нефть чыганакларын үзләштерү эшләренең барышы турында да сөйләштеләр. Ашалчы чыганагында тәҗрибә-сәнәгать эшләре үткәрү нәтиҗәсендә, тугыз айда өч пар горизонталь скважинадан 13,3 мең тонна югары үзле нефть чыгарылган (гомуми дебиты – тәүлегенә 50,7 тонна). Чыганакны эшкәртә башлаганнан бирле, 35 мең тоннадан артык югары үзле нефть табылган.
Татарстан Республикасы чикләреннән тыш урнашкан территорияләрдә 21 скважина борауланган, алардан 192 мең тонна нефть чыгарылган.
Финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча, салым салуга кадәр 58,6 млрд сум күләмендә керем алынган. “Татнефть” ААҖ нең инвестиция программасы нигезендә, хисап чорына 10,6 млрд сум күләмендәге капиталь кертемнәр үзләштерелгән. Финанс тотрыклылык күрсәткечләре норматив күрсәткечләргә туры килә.
Ирешелгән нәтиҗәләргә уңай бәя биреп, Директорлар советы компаниянең башкарма дирекциясенә кабул ителгән планнар нигезендә билгеләнгән эшләрне дәвам итәргә; югары үзле нефть чыгару һәм эшкәртү буенча илебездәге һәм чит илләрдәге яңа технологияләрне сынап карауга бәйле фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләренең күләмен арттырырга кушты.

“Татнефть” ААҖ нең матбугат хезмәте материаллары буенча - http://www.tatneft.ru/wps/wcm/connect/tatneft/portal_rus/presscenter/news/news-list/news_2009.11.26_12.10.34.465
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте