BlackBerry җайланмасын уйлап табучылар Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек итәргә телиләр
24.11.2009
Кулдан идарә ителә торган чыбыксыз BlackBerry җайланмасын уйлап тапкан RIM (Research In Motion) компаниясе Казанда үзенең эшләнмәләр үзәген төзергә тели. Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның RIM компаниясе вице-президенты Пол әфәнде Лусье белән очрашуы вакытында Татарстан Республикасы һәм RIM компаниясенең хезмәттәшлек итү перспективалары турында сүз барды.
Очрашу барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов бүгенге көндә республиканың, мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итү өчен, җитди партнерлар булдыру белән кызыксынуын билгеләп үтте. “Без ИТ-индустриягә кертелгән һәртөрле инновацияне хуплыйбыз һәм монда ИТ-проектларны (шул исәптән чит ил компанияләрен җәлеп итеп башлап җибәрелгәннәрен дә) үстерү өчен кирәкле барлык шартларны тудырырга җыенабыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, Казан республика чикләрендә генә түгел, гомумән Россия Федерациясендә мәгълүмати технологияләр өлкәсендә бер үсеш ноктасына әверелергә мөмкин.
Татарстан Республикасы Премьер-министры шулай ук республикада RIM компаниясе сервисларына ихтыяҗ зур булуын, киләчәктә аларны үстерү бизнесның конкурентлылыгын арттырачагын һәм нәтиҗәлерәк идарә итүне җайга салырга ярдәм итәчәген билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов RIM компаниясе белән “Татарстан Республикасының Электрон Хөкүмәте”, халыкка дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтү кебек проектларда хезмәттәшлек итеп булуын әйтте.
RIM компаниясе вәкилләре Казанда бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры белән очрашу алдыннан карап чыккан ИТ-паркның киләчәктәге мөмкинлекләрен югары бәяләделәр. Алар әйтүенчә, бу – дөньякүләм дәрәҗәдәге ИТ-үзәк.
Пол әфәнде Лусье Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек итәргә теләвен раслады һәм компаниянең кайбер пилотлы проектларда катнашырга ният итүен әйтте.
Белешмә өчен:
Research In Motion (RIM) компаниясе 1984 елда төзелгән. BlackBerry – 1997 елда тәкъдим ителгән кулдан идарә ителә торган чыбыксыз җайланма. Ул чагында алар зур экранлы пейджерлар рәвешендә булган. Төп функциясе – кыска вакытлы корпоратив аралашу. Заманча BlackBerry – электрон почта, смслар белән эшләү, интернет-битләрне шактый җайлы карап чыгу мөмкинлеге бирә һәм ерактагы сервислар белән эшли торган смартфон.
Бүгенге көндә компаниянең 12 меңнән артык хезмәткәре, 32 миллионнан артык кулланучысы бар.
Бу җайланмалар 170 илдәге 500 дән артык операторга сатыла.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте