Татарстанда 2010-2014 елларга нефть-газ-химия комплексын үстерү программасын әзерләү турында фикер алышалар
24.11.2009
Бүген “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ нең Директорлар советы әгъзалары 2010-2014 елларга Татарстан Республикасының нефть-газ-химия комплексын үстерү программасын әзерләү турында сөйләштеләр.
Компаниянең Директорлар советы утырышын Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Төп доклад белән “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ нең генераль директоры Рафинат Яруллин чыгыш ясады.
Ул, нигездә, 2008 елда нефть-газ-химия комплексын үстерү буенча икенче программа төгәлләнүен искәртте (элегрәк республикада 1999-2003 елларда нефть-газ-химия комплексын химия һәм нефть химиясе буенча үстерүнең Президент программасы тормышка ашырылган иде).
“Әйтик, 2004-2008 елларга Татарстан Республикасының нефть-газ-химия комплексын үстерү программасын тормышка ашыру барышында тармактагы предприятиеләр саны өч мәртәбә артты. Нефть-газ-химия комплексы предприятиеләрендә хезмәт хакы шул чорда 272 процентка үсте. Тармак үсеше, предприятиеләрне камилләштерү дөньякүләм каучук җитештерүдә Россия өлешен шактый арттырырга мөмкинлек бирде”, - дип билгеләп үтте Рафинат Яруллин.
2008 елда гына да республиканың нефть-газ-химия комплексында 64,7 млрд сум (программаны тормышка ашыру барышында бирелгән инвестицияләрнең иң зур күләме) үзләштерелә.
“Дөньякүләм икътисади кризис вакытында тармакны алга таба үстерү шартлары бераз үзгәрде. Иң беренче чиратта, товар-кредит шартларына үзгәреш кертелде. Шуңа карамастан, республикада моны эштән туктап тору өчен сәбәп түгел дип саныйлар, - диде Рафинат Яруллин.
“Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ башлыгы “Татнефть” ААҖ нең инвестиция сәясәтенә җентекләбрәк тукталды.
Моннан тыш, “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ нең Директорлар советы әгъзалары “Казаноргсинтез” ачык акционерлык җәмгыятен чимал белән тәэмин итү мәсьәләләре һәм әлеге предприятиенең перспективалы инвестиция проектлары турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте