“Татнефть” ААҖ һәм WestLB, Unicredit, RBS, “Газпромбанк” җитәкчелегендәге банклар синдикаты арасында төзелгән Кредит шартнамәсенә кул куелды

24.11.2009

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “Татнефть” ААҖ һәм WestLB, Unicredit, RBS, “Газпромбанк” җитәкчелегендәге банклар синдикаты арасында төзелгән Кредит шартнамәсенә кул кую тантанасы булды.
Документка “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов һәм WestLB AG банкының структур финанслау төркеме рәистәше Кай әфәнде Хенкел кул куйды.
Яңа кредит “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыятенә Түбән Камадагы Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы (“ТАНЕКО” проекты) төзелешен финансларга ярдәм итәчәк.
Кредит ике транштан (өч һәм биш елга) тора.
Кредит буенча координаторлар, вәкаләтле алдынгы оештыручылар һәм гаризалар китабын алып баручылар – WestLB һәм Unicredit/HVB банклары; вәкаләтле алдынгы оештыручылар һәм гаризалар китабын алып баручылар – RBS (Шотландиянең Корольлек Банкы) һәм “Газпромбанк” банклары; вәкаләтле алдынгы оештыручылар - Нордеа, Мәскәү банкы, BNP Paribas, ВТБ Европа, Societe Generale, ING, HELABA, AKBANK; кредит биргән башка банклар - KFW, First Bank of Nigeria, Erste, Intesa, FIM Bank, PGGM, Russian Commercial Bank (Швейцария).
Банклардан тыш, кредитта нефть һәм нефть продуктларының дөньякүләм алдынгы трейдеры булган “Витол” компаниясе катнаша. Ул кредит бирүнең шарты булган нефть белән тәэмин итү контрактын сатып алучы (оффтэйкер) булып та тора.
“Татнефть” ААҖ нең кредит җәлеп итү буенча финанс консультантлары – “Зенит” Банкы һәм “Ситибанк”. Кредит буенча юридик консультантлар – “Клири Готтлиб” (“Татнефть” ААҖ неке) һәм “Аллен энд Овери” (кредит бирүчеләр өчен) фирмалары.
Кул кую тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры – “Татнефть” ААҖ нең Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры, нигездә, кредит бирүчеләр синдикатына кергән банк вәкилләренә проектның вакытында тормышка ашырылачагын һәм аңа Татарстан Хөкүмәте бөтен мәсьәләләр буенча ярдәм итәчәген әйтте.
Ул шулай ук 2010 елда “ТАНЕКО” ААҖ проектының беренче җибәрү комплексы тапшырылачагын һәм эшли башлаячагын искәртте. Рөстәм Миңнеханов синдикатка кергән бөтен банк вәкилләрен шул уңайдан оештырылган тантаналарда катнашырга чакырды.
“Татнефть” ААҖ нең генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов синдикатта катнашучыларга ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт әйтте. Аның сүзләренчә, кредит оештыру процессы авыр икътисади шартларда баруга карамастан, кредитлаштыру базарында катнашучылар тарафыннан аңа зур игътибар бирелгән.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте, “Татнефть” ААҖ матбугат хезмәте