Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Президиумында инновацияләр сәясәтен үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар
21.11.2009
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Президиум әгъзалары Татарстан Республикасында инновацияләр сәясәтен үстерүнең беренчел чаралары турында фикер алыштылар. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Төп доклад белән Татарстан Республикасының икътисад министры Марат Сафиуллин чыгыш ясады. Ул, нигездә, Татарстан белән чагыштырып, федерациядәге башка субъектларның инновацион эшчәнлегенә анализ ясау турында сөйләде. Әйтик, инновацияләр өлкәсендә шактый зур күрсәткечләргә ия булган төбәк буларак, Томск өлкәсе алынган. Анализ Томск өлкәсендә түбәндәге күрсәткечләрнең югарырак булуын күрсәткән: югары уку йортын тәмамлаучылар саны (10 мең кешегә исәпләгәндә), икътисад тармагында эшләүче югары белемле кешеләр саны, тикшеренүләр һәм фәнни эшләнмәләр белән шөгыльләнүче хезмәткәрләр саны (10 мең кешегә исәпләгәндә), уйланмаларга алынган патентлар саны (10 мең кешегә исәпләгәндә).
Марат Сафиуллин фикеренчә, хәзер республикага инновацияләр тематикасына караган берничә закон проекты (Татарстандагы инновацион эшчәнлек һәм технопарклар челтәре турында) әзерләргә кирәк.
Татарстан Республикасының икътисад министры федерациянең 20 субъектында – инновацион эшчәнлек, алты субъектында – технопарк структуралары турындагы законнар булуын хәбәр итте. Шул ук вакытта ул Татарстанда инде тугыз технопарк структурасы төзелүен һәм эшләвен искәртте.
“Норматив-хокукый мохит безнең бу өлкәдәге үсешебезне чикләп тора”, - диде ул.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының башлыгы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык характерындагы фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләрен дәүләти исәпкә алу һәм саклау турындагы карар проектын кабул итәргә тәкъдим итте. Аның фикеренчә, бу фәнни эшләнмәләр базасын төзергә һәм кайбер проектларны кабаттан финанслауны булдырмаска (кайбер проектлар, исеме үзгәртелгән килеш, югары уку йортлары, технопарклар фондлары һәм структуралары аша финанслау алалар) ярдәм итәчәк.
“Без елдан-ел бер үк проектлар кабатланып торуын аңладык”, - диде Марат Сафиуллин. Аның фикеренчә, бу технопарклар, технопарклар һәм югары уку йортлары арасында мәгълүмат алмашуның начар баруына бәйле булырга мөмкин.
Шуннан соң Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Президиум утырышында катнашучылар Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгына тәкъдим ителгән методика - башкарган вәкаләтләренең авырлыгыннан чыгып, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары үзәк аппаратлары хезмәткәрләренең норматив санын исәпләп чыгару методикасы турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте