Татарстанда 2015 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасы наноиндустриясен проектлы үстерү комплекслы программасы хупланды

20.11.2009

"Россия нанотехнологияләр корпорациясе" дәүләт корпорациясе һәм Татарстан Республикасы арасында төзелгән Нанотехнологияләр һәм наноиндустрияне үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы килешүне гамәлгә ашыру Координация Советы 2015 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасы наноиндустриясен проектлы үстерү комплекслы программасын хуплады.
Координация Советының киңәйтелгән утырышы бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты бинасында узды. Анда 140 тан артык кеше катнашты.
Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, “Роснано” дәүләт корпорациясе генераль директорының урынбасары Андрей Свинаренко да бар иде.
Татарстан Республикасы наноиндустриясе өлкәсендәге хәлләрнең торышы турындагы төп доклад белән Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов чыгыш ясады.
Утырыш барышында Андрей Свинаренко Татарстан Республикасы наноиндустриясен проектлы үстерү программасын уңышлы программа дип атады. Шул ук вакытта ул наноиндустрия проектының программага кертелүе аның һичшиксез финансланачагын күздә тотмавын ассызыклап үтте. Наноиндустрия проектының һәрберсе нәтиҗәлелекне бәяләү процедурасын һ.б. узарга тиеш.
Андрей Свинаренко, нигездә, Татарстан Республикасының 35 гаризасы “Роснано” дәүләт корпорациясендә каралуны көтеп ятуын, проектларның берсе “Роснано” Күзәтчелек советы тарафыннан хуплануын искәртте.
2010 елга төзелгән программаны тормышка ашыру кысаларындагы чараларны тәэмин итү Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенә йөкләнгән.
Программаның башкарма дирекциясе функцияләрен “Федераль максатчан һәм региональ программалар дирекциясе” учреждениесенә тапшырырга булалар.
2015 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасы наноиндустриясен проектлы үстерү комплекслы программасы нанотехнологияләр һәм наноматериаллар әзерләү буенча тикшеренүләр һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләре алып бару өлкәсендәге 174 проектны кертүне һәм аларны икътисадның төрле тармакларында (нефть химиясе, автомобиль, суднолар һәм машиналар төзелеше, наноматериаллар җитештерү) сәнәгый куллануны күздә тота.
Программаны тормышка ашыру барышында Татарстан икътисадының югары технологияле һәм фәнсыйдырышлы секторында эшләүчеләр саны 50 меңгә җитәр дип көтелә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына 2015 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасы наноиндустриясен проектлы үстерү комплекслы программасын расларга тәкъдим ителде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте