Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Case New Holland компаниясе җитәкчелеге “КАМАЗ” ачык акционерлык җәмгыятендә авыл хуҗалыгы техникасы җитештерү проекты турында фикер алыштылар

20.11.2009

Бүген Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Case New Holland (“Нью Холланд”) компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Анда “КАМАЗ” ААҖ мәйданчыкларында авыл хуҗалыгы һәм төзелеш техникасы җитештерү проектын тормышка ашыруда хезмәттәшлек итү турында сүз барды.
Шуны искәртик: “КАМАЗ” ААҖ һәм Case New Holland (Fiat автоконцернының бүлендек предприятиесе) катнашында авыл хуҗалыгы һәм төзелеш техникасы җитештерү буенча уртак предприятие төзү турындагы килешүгә 2009 елның 8 нче октябрендә Мәскәүдә кул куелган иде. Документка Россия Федерациясе Премьер-министры Владимир Путин катнашында “Россия технологияләре” дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов һәм Fiat автоконцерны башлыгы, Case New Holland компаниясенең Директорлар советы рәисе Серджио Маркионне кул куйды.
Бүген Рөстәм Миңнеханов һәм Case New Holland компаниясенең топ-менеджерлары уртак эшчәнлек стратегиясе турында фикер алыштылар, өстенлекле бурычларны билгеләделәр.
Әйтик, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, республика бу проектны тормышка ашыру белән кызыксына һәм аның уңышында шикләнми. “КАМАЗ” ААҖ мәйданчыкларында җитештереләчәк авыл хуҗалыгы техникасына Татарстан Республикасында да, гомумән Россиядә дә ихтыяҗ зур булачак. “Базар искиткеч зур, һәм бурычларыбызның берсе – яңа техниканы танытуның дөрес юлларын табу”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Моннан тыш, Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы “КАМАЗ” ААҖ белән хезмәттәшлек итүдә кайбер өстенлекләр дә күрә: әлеге бренд Россиядә генә түгел, дөньяда танылу алган; автогигантның күп кенә илләрдә сервис челтәре бар, һәм ул яңа техникага хезмәт күрсәтә алачак; предприятиедә кадрлар дәрәҗәсе дә шактый югары.
Үз чиратында, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин мондый уртак предприятие төзүнең Россиядә беренче тапкыр яхшы сыйфатлы авыл хуҗалыгы техникасы җитештерә башлауга китерәчәген билгеләп үтте.
Case New Holland компаниясенең генераль директоры Франко Фузиньяни бүгенге көндә җиһазлар урнаштыру, җыю линиясен эшләтеп җибәрүнең төп бурыч булып торуын әйтте. Аның сүзләренә караганда, 2010 ел ахырына башлангыч егәрлеккә чыгарга мөмкин булачак. “Без өч сменага эшләргә әзер”, - диде Фузиньяни әфәнде.
Автотехниканың берничә моделен, шул исәптән авыл хуҗалыгы тракторлары, комбайннар һәм йөк төягеч экскаваторлар җитештерү күздә тотыла. Беренче этапта эре узеллы детальләр җыелачак.
Франко Фузиньяни сүзләренчә, җитештерүне 300 ат егәрлегендәге тракторлар, комбайннардан башлап җибәрү планлаштырыла.
Киләчәктә җитештерүне максималь локальләштерүгә ирешү мөмкин булачак, чөнки “КАМАЗ” ААҖ нең моның өчен кирәкле инфраструктурасы бар.

Тулырак мәгълүмат – “КАМАЗ” ААҖ сайтында: http://www.kamaz.ru/ru/news/2009/10/8/
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте