Татарстан Республикасы Хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия сыйфат буенча форум эшендә катнашты
19.11.2009
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия сыйфат буенча форум катнашучыларын сәламләде.
Шуны әйтеп үтәбез: форум 18 нче ноябреннән алып 20 нче ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы каласы – Казанда (“Корстон” кунакханә күңел ачу комплексы) “Иң яхшы тәҗрибә - иң яхшы тормыш өчен” девизы астында үтә. Чара Бөтендөнья сыйфат көненә һәм Европа сыйфат атналыгына багышланган.
Пленар утырышны Бөтенроссия сыйфат оешмасы президенты Геннадий Воронин ачып җибәрде.
Форум катнашучыларын мөрәҗәгать итеп, Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, шуны билгеләп үтте: конкурент булу сәләтен арттыру мәсьәләләре турыдан-туры технологияләр, товарлар һәм хезмәтләр сыйфатын үстерү белән бәйләнгән. Аның сүзләренә караганда, безнең республика югары сыйфатлы һәм югары технологияле товарлар эшләп чыгаруда алдынгы урыннардан берсен яулап алырга омтыла. “"Казаноргсинтез" ААҖ, “Казан вертолетлар заводы” ААҖ, Төбәкара клиник-диагностик үзәк (уку үзәге), “Булочно-кондитерский комбинат” ААҖ, “Казанкомпрессормаш” ААҖ һ.б. шундый предприятиеләрдә булып, сез үзегез моңа инана аласыз”, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук бүгенге көндә республиканың 300 предприятиесендә ISO (ИСО) 9000 тәңгәллек сертификаты барлыгын да әйтеп үтте.
Татарстан Россия төбәкләре арасында товарлар сыйфатын һәм конкурентлылык сәләтен арттыру мәсьәләләрендә лидер булып тора, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.
Моннан тыш, ул ел саен республикада сыйфат буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте премиясенә лаек булу конкурсы үткәрелүен әйтеп үтте. 2009 елда конкурс бишенче мәртәбә үткәрелде.
Форумның пленар утырышында шулай ук Россия Федерациясе Президенты Идел буе федераль округындагы тулы хокуклы вәкиле урынбасары Алексей Кубрин, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Владимир Саламатов (Техник регуляцияләү реформасы – Россия икътисадына конкурентлыкка сәләтле булу шарты) һ.б. чыгыш ясадылар.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте