Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең (Росреестр) Татарстан Республикасы буенча территориаль органын Азат Җаббаров җитәкләде

19.11.2009

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов коллективка Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы җитәкчесен тәкъдим итте. Росреестр Приказы буенча Татарстан Республикасының баш теркәүчесе булып Азат Җаббаров билгеләнде.
Шуны әйтеп үтәбез: күчемсез милек объектлары дәүләт кадастры сситемасы (Кадастр палатасы) һәм Күчемсез милеккә хокукларга һәм алар белән килешүләргә дәүләт теркәвен (Росрегистрация) берләштерү реформасы Россиядә узган ел ахырында башланды.
Яңа төзелгән структура Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте (Росреестр) исемен алды.
Татарстан үзгәрешләр беренче чиратта үткәрелә башлаган регионнар санына керде. Республикада яңа орган төзү ике структураны берләштерү юлы белән барды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов республикада Росреестр эшчәнлегенә җитди игътибар бирелә дип әйтеп үтте. Аның сүзләренә караганда, бу хезмәт киләчәктә дә республика җитәкчелегеннән ярдәм күрәчәк.
Росреестрның Татарстан Республикасы буенча территориаль органы җитәкчесен тәкъдим итүдә Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Галина Елизарова катнашты.

Белешмә өчен:

Азат Галимҗан улы Җаббаров 1958 елның 29 апрелендә ТАССР Чистай районы Шахмайкино авылында туган. 1980 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган.
1980-1983 елларда – Чистай совет хуҗалыгы техникумы мелиорация агрономы, сортлау участогы мөдире.
1983-1986 елларда – Ютазы районының “Урыссу” совет хуҗалыгы директоры.
1986-1988 елларда – Биектау районының “Дуслык” совет хуҗалыгы директоры.
1988-1990 елларда – Биектау районы башкарма комитеты рәисе, Биектау РК КПСС ның беренче секретаре.
1990-2003 елларда – “Бөреле” ЯАҖ директоры.
2003 елның июнь аеннан – Татарстан Республикасы буенча җир кадастры хезмәте - Җир кадастры федераль хезмәтенең территориаль органы җитәкчесе. Соңыннан – Күчемсез милек кадастры федераль агентлыгының Татарстан Республикасындагы идарәсе җитәкчесе.
Татарстан Республикасы атказанган авыл хуҗалыгы хезмәтчесе, фән һәм техника өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе лауреаты. Дуслык ордены, ватан хайван үрчетүдә күренекле уңышлары өчен хезмәт гайрәтлелеге мактау дипломы белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте