Рөстәм Миңнеханов Бакуда "Мәңгелек ут" комплексына чәчәкләр салды
14.04.2015Бүген Әзәрбәйҗанга эш сәфәре кысаларында Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бакуда мәртәбәле кешеләр җирләнгән аллеяда булды һәм Әзәрбәйҗанның гомуммилли лидеры Гейдар Алиев каберенә чәчәкләр салды.
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар Шаһитләр аллеясында булды һәм "Мәңгелек ут" комплексына чәчәкләр салды.
Искәртик, Шаһитләр аллеясе - Бакуда җирләнгән Әзәрбәҗан бәйсезлеге өчен көрәшүче каһарманнар, "кара гыйнвар" корбаннары һәм Карабах өчен һәлак булганнар кабере ул.
ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.