Татарстанның хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов “Скартел” компаниясе җитәкчелеге белән югары тизлекле интернетны үстерү һәм кулланылышка кертү перспективалары турында фикер алышты

16.11.2009

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында “Скартел” компаниясе директоры Денис Свердлов белән очрашты. Анда республикада югары тизлекле интернетны үстерү һәм кулланылышка кертү (шул исәптән WiMAX технологиясе базасында) перспективалары турында сүз барды.
“Скартел” Россиядә Mobile WiMAX базасында мәгълүматны югары тизлектә тапшыру челтәрен файдалануга керткән беренче компания булып тора. Технология челтәр абонентларына, тоташуны саклап, шәһәр буенча йөрү мөмкинлеге бирә.
Очрашу барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте вәкилләренең бүген дә Mobile WiMAX ны куллануын билгеләп үтте. Мәскәүдә командировкаларда булганда, алар интернет челтәренә тоташуның бу алымыннан файдаланалар, һәм ул һәрвакыт элемтәдә тору мөмкинлеге бирә.
“Безнең кызыксынуларыбыз уртак булырга мөмкин”, - диде Рөстәм Миңнеханов “Скартел” компаниясе җитәкчелегенә.
Үз чиратында, “Скартел” компаниясе директоры Денис Свердлов компаниянең Татарстан Республикасы белән “Электрон Хөкүмәт” кебек проектларны тормышка ашыруда хезмәттәшлек итәргә теләвен әйтте. Моннан тыш, Свердлов әфәнде фикеренчә, Казанда узачак Универсиада-2013 кә киң колачлы әзерлек югары тизлекле интернет челтәрен кертүне (шул исәптән WiMAX технологиясе ярдәмендә) таләп итәчәк.
Очрашуда Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Фәрит Фазылҗанов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Мәгълүмати технологияләр үзәге генераль директоры Николай Никифоров катнашты.

Белешмә өчен:

“Скартел” ҖЧҖ – Россиядә Mobile WiMAX технологиясе базасында мәгълүматны югары тизлектә тапшыру челтәрен файдалануга керткән беренче компания.
Компания продукциясе Yota бренды астында танытыла. 2009 елның сентябренә алынган мәгълүматларга караганда, Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфадагы челтәрләр – коммерция, Краснодар һәм Сочидагы челтәрләр тест үткәрү максатыннан файдаланыла. Октябрьдә актив абонентлар саны 150 меңнән артып киткән.
Компаниягә 2007 елның маенда нигез салына. Аның үзәк офисы – Санкт-Петербургта, икенчесе Мәскәүдә урнашкан.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте