Татарстанның хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов “Сколково” идарә мәктәбе укучылары белән очрашты
13.11.2009Татарстан Республикасы - “Сколково” идарә мәктәбе (Мәскәү) белән хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куйган беренче федерация субъекты. Бүген “Сколково” идарә мәктәбе укучылары белән очрашуда бу турыда Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Шуны искәртик: “Сколково” идарә мәктәбенең 30 дан артык укучысы танышу визиты белән Татарстан башкаласына килде. Башта Казан ратушасында алар белән Казан мэры Илсур Метшин очрашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында кунакларга республикабызның икътисади потенциалын инглиз телендә Татарстан Республикасының икътисад министры Марат Сафиуллин тәкъдир итте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов шулай ук республикада тормышка ашырыла торган проектлар турында сөйләде. Болар, нигездә, Түбән Камадагы Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү заводлары комплексы, “Алабуга” махсус икътисади зонасы, “Идея”, “Химград” технопарклары, ИТ-парк һ.б.
Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы фикеренчә, бүгенге көндә, технопарклар челтәрен киләчәктә үстерү, инфраструктураны киңәйтү өчен, башлап йөрүче, белемле менеджерлар кирәк.
Аерым алганда, ул шуны билгеләп үтте: “Сколково” мәктәбен тәмамлаучылар үз бизнесларын Татарстанда башлап җибәрсә, республикабыз бик шат булачак.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов “Сколково” идарә мәктәбе вәкилләренең сорауларына җавап бирде.
“Сколково” мәктәбе турында тулырак мәгълүматны Сез http://www.skolkovo.ru/content/blogsection/0/41/lang,ru/ сылтамасы буенча кереп укый аласыз.Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте