Казанга Венгрия тышкы икътисади элемтәләр һәм тышкы эшләр министры Петер Сийярто килде

09.04.2015

Бүген Татарстан Республикасына Венгрия тышкы икътисади элемтәләр һәм тышкы эшләр министры Петер Сийярто килде.

“Казан” халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков каршы алды.

Петер Сийярто 2015 елның 10 апрелендә Казанда Венгрия генераль консуллыгы ачылу тантанасында катнашуны планлаштыра. Ул шулай ук иртәгә Икътисади хезмәттәшлек буенча Россия-Венгрия хөкүмәтара комиссиясе утырышында Венгрия делегациясен җитәкләячәк.

ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.