Казанга РФ авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров килде

09.04.2015

Бүген кич белән Казанга РФ авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров килде. “Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Премер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов каршы алдылар.
Искә төшерәбез, 2015 елның 10 апрелендә Казанда Икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Венгрия хөкүмәтара комиссиясе утырышы узачак.

ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.