2009 елның 9 аенда “Ак Барс” банк ААҖ нең чиста кереме 491 млн сум тәшкил иткән

12.11.2009

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Ак Барс” банк ААҖ нең Директорлар советы утырышында катнашты.
Банкның Директорлар советы 2009 елның III кварталында һәм 9 аенда еллык финанс-хуҗалык планын тормышка ашыру турындагы хисап белән танышты. Хисапны банк идарәсе рәисе Роберт Миңнегалиев тәкъдим итте.
Әйтик, 2009 елның 9 аендагы нәтиҗәләр буенча банк активларының гомуми күләме 6,9 млрд сумга (217,1 млрд сумнан 224,1 млрд сумга кадәр) арткан, банкның үз капиталы 27,6 млрд сум тәшкил иткән.
9 айда банкның баланс кереме – 507 млн сум, чиста табыш 491 млн сум булган.
“Ак Барс банк” ААҖ нең Директорлар советы тарафыннан, 2010 елга еллык финанс-хуҗалык планын төзү өчен, төп максатчан күрсәткечләр кабул ителде.
Моннан тыш, Директорлар советы әгъзалары “Ак Барс” банк ААҖ нең “Наратбанк” коммерция банкы ҖЧҖ устав капиталының бер өлешен сатып алуы турындагы карарны да хупладылар.
“Ак Барс” банк ААҖ матбугат хезмәте