Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов: “Торак төзү буенча 2009 ел планы үтәлергә тиеш”

12.11.2009

2009 елның 10 аенда Татарстан Республикасында 1 млн 644 мең кв метр торак төзелгән, бу еллык йөкләмәнең 82,2 процентын тәшкил итә. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында торак төзү мәсьәләсенә багышлап үткәрелгән киңәшмәдә бу турыда Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Киңәшмә, республиканың барлык муниципаль районнарын тоташтырып, видеоконференцэлемтә режимында узды.
Рөстәм Миңнеханов шуны билгеләп үтте: Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды программасы буенча 2009 елның 1 нче ноябренә әлегә 343 мең кв метр торак тапшырылган, бу еллык программаның 42,9 процентын тәшкил итә.
“Ел ахырына кадәр вакыт аз калып бара, берничә кискен, проблемалы мәсьәлә бар, ләкин барысы да торак төзү планының үтәлергә тиешлеген истә тотарга тиеш”, - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры. Аерым алганда, социаль ипотека программасы буенча 800 мең кв метр торак тапшырылырга тиеш.
Шул ук вакытта, Рөстәм Миңнеханов тапшырыла торган торакның заманча таләпләргә һәм төзелеш нормаларына туры килергә, сыйфатлы булырга тиешлеген ассызыклап үтте.
“Бүгенге көндә 15 муниципаль район гына, төзелеш материалларын сатып алу өчен, ЭТИС электрон сәүдә мәйданчыгы мөмкинлекләреннән файдалана”, - диде Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы. Аның фикеренчә, бу – зур күрсәткеч түгел, шуңа күрә ул башка муниципаль районнарга да ЭТИС мөмкинлекләреннән тулысынча файдаланырга тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Дәүләт торак фонды җитәкчелегенә декабрьгә кадәр Татарстан Республикасының Төзелеш министрлыгы белән берлектә 2010 елга һәм 2011 елга кадәрге вакытка торак төзү программасына (күләме, төзелеш мәйданчыклары, инфраструктурага чыгымнар) ачыклык кертергә кушты.
Татарстанда торак төзү турындагы төп доклад белән Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин чыгыш ясады. Ул, нигездә, 14 муниципаль берәмлекнең торак төзү буенча еллык йөкләмәне үтәвен һәм арттырып үтәвен әйтте. Болар – Саба, Лаеш, Буа, Мамадыш, Әлки, Чирмешән, Югары Ослан, Тукай, Апас, Балык Бистәсе, Кайбыч, Әгерҗе, Питрәч, Мөслим районнары.
19 муниципаль берәмлек торак төзү буенча республикадагы уртача күрсәткечләрне дә узып киткән, 5 муниципаль берәмлек еллык йөкләмәнең 70 проценттан азрагын гына үти алган (Чистай, Түбән Кама, Ютазы, Лениногорск районнары һәм Яр Чаллы шәһәре).
Марат Хөснуллин шуны да билгеләп үтте: Дәүләт торак фонды ярдәме белән төзелгән 343,3 мең кв. метр торакның төп өлешен “Агросәнәгать комплексын үстерү” милли проекты кысаларында төзелгән торак тәшкил итә (187 мең кв. метр гомуми мәйдандагы 1,8 мең йорт).
Гомумән алганда, Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры әйтүенчә, республикада әзерлек дәрәҗәсе югары булган торак йортлар буенча резерв бар. Техник инвентарьлаштыру бюросы Республика дәүләт унитар предприятиесе мәгълүматларына караганда, 2009 елның 1 нче ноябренә ул 1 млн 460 мең кв метр тәшкил итә, шуның 772 мең кв метры – күпкатлы торак, 688 мең кв метры – шәхси йортлар. Казан буенча 820 мең кв метр күләмендә резерв бар, шуның 561 мең кв метры – күпкатлы торак, 259 мең кв метры – шәхси йортлар.
Татарстан Республикасы Премьер-министрының сорауларына видеоконференцэлемтә режимында Казан башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Борһанов җавап бирде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов шулай ук социаль ипотека программасы буенча 2009 елның якынча нәтиҗәләре, 2010-2011 елларга планнар турында Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев янында үткәреләчәк киңәшмәдә дә фикер алышу булачагын әйтте. Шунда ук муниципаль районнарның торак төзү буенча алып барылган эшенә бәя биреләчәк.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте