Татарстан предприятие һәм оешмаларының үз хезмәткәрләренә 200 млн сум бурычы бар

12.11.2009

Татарстан предприятие һәм оешмаларының үз хезмәткәрләренә 200 млн сумнан артык бурычы бар. Бүген яшәү дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча республика ведомствоара комиссиясе утырышында бу турыда Татарстанстат җитәкчесе Валерий Кандилов әйтте. Утырыш видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды, аны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов үткәрде.
Валерий Кандилов шуны хәбәр итте: 1 нче ноябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, республиканың эре һәм урта предприятиеләрендә, оешмаларында хезмәт хакын түләү буенча бурычлар кимегән. “Бер ай элек бирелгән мәгълүматлар белән чагыштырсак, бурыч 17,5 млн сумга кимегән һәм хәзер 58 млн сум тәшкил итә. Предприятие һәм оешмалардан бурычларын алып бетерә алмаган хезмәткәрләр саны да азайган: 1 нче октябрьдә 8300 кеше булса, 1 нче ноябрьдә - 6800. Бурычларын алып бетермәүчеләрнең төп өлеше әлегә авыл хуҗалыгы, эшкәртү сәнәгате, төзелеш һәм транспорт тармагында тупланган”, - диде Татарстанстат җитәкчесе.
Майдан алып, республикада хезмәт хакын түләү буенча бурычларны киметү тенденциясе күзәтелә. Язның соңгы аена алынган мәгълүматларга караганда, республикада хезмәт хакын түләү буенча бурыч өч тапкыр кимегән. 1 нче ноябрьгә алынган мәгълүматлар (1 нче октябрь мәгълүматлары белән чагыштырганда) тагын 10 яңа предприятиедә якынча 14 млн сум күләмендә бурыч барлыкка килүен күрсәтә. “Нигездә, бу – контрактлар буенча бурычларын вакытында түләп бетерә алмаган яки исәп-хисап счетларында акчалары булмаган предприятиеләр. Бурычлы предприятиеләр саны шулай ук кимеде. Бүгенге көндә республикада алар утыз берәү”, - диде В.Кандилов.
Ул шулай ук бурычлары барлыкка килгән предприятиеләрнең хәзер даими рәвештә күзәтү астында торачагын билгеләп үтте. Хезмәт хакын түләү буенча бурычлары булган Татарстан предприятиеләренең күбесендә, хезмәткәрләрне җәмгыять эшләренә җәлеп итү өчен, вакытлыча эш урыннары булдырылган. Шул ук вакытта башка предприятиеләрдә бер генә эш урыны да булдырылмаган. Моннан тыш, республикадагы кече предприятиеләрнең дә бурычы барлыкка килгән, соңгы вакытта бу сан кимеми. Хәзер ул 77 млн сумнан артып киткән, әлеге сумманың якынча 60 проценты Казанның кече предприятиеләренә туры килә. “Конкурслы идарә процедурасындагы предприятиеләрнең 66 млн сумлык бурычы бар. Республикада хезмәт хакы буенча гомуми бурыч 200 млн сумнан артып китте”, - диде В.Кандилов.
Утырышка Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов нәтиҗә ясады. “Аерым җирлекләрдә актив эш алып барырга, эшкә мохтаҗларны ачыклап, аларны җәмгыять эшләренә һәм үзмәшгульлеккә җәлеп итәргә кирәк. Быелга хезмәт базарындагы хәлне тотрыклыландыру программасы буенча бүлеп бирелгән акча тотылып бетәргә тиеш. Мәшгульлек үзәкләренең белгечләре бүлеп бирелгән акчаның тотылып бетүе өчен җавап тотачак”, - дип ассызыклап үтте ул.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы