Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамонов “Татарстан Республикасының Электрон Хөкүмәте” проектына югары бәя бирде

11.11.2009

Бүген Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамонов Казандагы югары технологияләр өлкәсендәге паркта (ИТ-парк) булды.
Шуны искәртик: Калуга өлкәсенең губернатор Анатолий Артамонов җитәкчелегендәге делегациясе Татарстан башкаласы Казанга эш визиты белән килгән иде (10 нчы – 11 нче ноябрь).
Кунакларны Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов озатып йөрде.
Калуга өлкәсе делегациясе ИТ-парк территориясендәге заманча дата-үзәкне карап чыкты, инфоматлар (гражданнарга дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алу мөмкинлеге бирә торган җайланма) эше белән танышты.
“Татарстан Республикасының Электрон Хөкүмәте” проекты Калуга өлкәсе губернаторының игътибарын аеруча нык җәлеп итте. Анатолий Артамонов билгеләп үткәнчә, Татарстанның “Электрон Хөкүмәт”е Калуганыкыннан күпкә яхшырак. Калуга өлкәсе губернаторы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Мәгълүмати технологияләр үзәге белән Калуга өлкәсендә дә шушындый системаны кертү һәм аңа хезмәт күрсәтү турындагы шартнамәгә кул куярга әзер булуын әйтте.
Шуннан соң Калуга өлкәсе делегациясенә “Электрон товар-мәгълүмат системасы” (ЭТИС) проектын тәкъдир иттеләр. Тәкъдир итүне Татарстан Республикасының Дәүләт заказы, инвестиция эшчәнлеге һәм төбәкара элемтәләр агентлыгы директоры Яков Геллер үткәрде.
Калуга өлкәсе губернаторы үз белгечләренә тәҗрибә уртаклашу һәм ЭТИС ны өйрәнү буенча аерым очрашу оештырырга кушты.
ИТ-паркка бару кысаларында Калуга өлкәсе делегациясенә Татарстанның алдынгы ИТ-предприятиесе – “ICL КПО ВС” ААҖ потенциалы тәкъдир ителде. Анатолий Артамонов бу компания белән дә хезмәттәшлек итәргә теләвен әйтте.

Тулырак мәгълүмат – “Татар-Информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында (www.tatar-inform.ru)

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте