2009 елның тугыз аенда Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучылар саны 11 кешегә кимегән

11.11.2009

2009 елның тугыз аенда Татарстан Республикасында юл-транспорт һәлакәтләренең саны 3,7 процентка кимегән. Бүген Татарстан Республикасының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе утырышында бу турыда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе – хөкүмәт комиссиясе рәисе Шамил Гаффаров әйтте.
Комиссия утырышы Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында, республиканың барлык муниципаль районнарын тоташтырып, видеоконференцэлемтә режимында узды.
Шамил Гаффаров шулай ук бу чорда (2008 ел белән чагыштырганда) юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучылар санының – 11, зыян күрүчеләр санының 455 кешегә кимүен билгеләп үтте.
Шул ук вакытта 17 муниципаль берәмлектә юл-транспорт һәлакәтләренең һәм аларда һәлак булучыларның саны арткан.
Шамил Гаффаров сүзләренә караганда, юл-транспорт һәлакәтләренең саны кимүдә Казанның роле зур (республикабыз башкаласы юлларында видеокүзәтү җайланмаларын кую моңа сәбәп булган).
Моннан тыш, Шамил Гаффаров билгеләп үткәнчә, шәһәр автобуслары катнашында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләренең саны 11 процентка арткан.
“Бер җитди юл-транспорт һәлакәте безнең юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге бөтен тырышлыкларыбызны юкка чыгара”, - диде ул.
Хөкүмәт комиссиясе әгъзалары алдында чыгыш ясап, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов 15 нче ноябрьдә дөньяда юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләрне искә алу көне билгеләп үтеләчәген искәртте. Аның сүзләренә караганда, ел саен Россия юлларында якынча 30 мең кеше һәлак була, шуның 1300 дән артыгы – балалар.
Шуны искәртик: юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләрне искә алу көнен ел саен үткәрү идеясен Британиянең юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләргә ярдәм итү хәйрия фонды тәкъдим иткән (бу көн 1993 елдан бирле билгеләп үтелә). 1998 елда хәтер көне, Европа чикләреннән чыгып, башка континентларда барлыкка килә, ә 2005 елда БМОның Генераль Ассамблеясе Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләрне искә алу көнен ноябрьнең өченче якшәмбесендә дөньякүләм билгеләп үтәргә тәкъдим итә.
Рифкать Миңнеханов шулай ук республикада 9 нчы – 17 нче ноябрьдә “Зебра” операциясе үткәрелүен хәбәр итте. Аңа соңрак нәтиҗә ясалачак.
Муниципаль районнардагы юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссияләренең җитәкчеләре башкарылган эш, кышка әзерлек турында сөйләделәр. Алар, нигездә, бозлавыкка каршы тору өчен, ком-тоз катнашмасы белән тәэмин ителү мәсьәләсенә тукталып үттеләр.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте