Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамонов “Макыл” терлекчелек комплексында булдылар

11.11.2009

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамонов Рус Макылы авылындагы (Югары Ослан районы) терлекчелек комплексында булдылар.
Шуны искәртик: Калуга өлкәсенең Анатолий Артамонов җитәкчелегендәге делегациясе эш визиты белән Татарстан башкаласы Казанда (10 нчы – 11 нче ноябрьдә).
Бүген иртән делегация әгъзалары югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүче белгечләр әзерли торган федераль укыту-методик үзәк (“Югары технологияләр медицина белем бирү үзәге”) эшчәнлеге белән таныштылар.
Шуннан соң Калуга өлкәсе губернаторы Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән “Красный Восток-Агро” ААҖ филиалын – “Макыл” мегафермасын карап чыкты.
Кунакларга “Макыл” терлекчелек комплексының казанышлары һәм, гомумән, республикада терлекчелек үсеше турында эшкуар, Россия Федерацясе Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр комитеты рәисенең урынбасары, депутат Айрат Хәйруллин сөйләде. Ул, нигездә, Югары Ослан районындагы сөт комплексының 2004 елда эшли башлавын әйтеп үтте. Монда 4,7 мең баш эре мөгезле терлек, шул исәптән 3,1 мең сыер бар. Комплекс “Де Лаваль” компаниясенең җиһазлары белән җиһазландырылган. Сыерлар тәүлегенә 17,6 кг сөт бирә, комплекс көн саен 54 тонна сөт җитештерә һәм сата.
Комплекста 114 кеше эшли. 2010 елда сыерларны 3,2 мең башка кадәр арттыру, сөт җитештерүне 20,1 мең тоннага җиткерү планлаштырыла (2009 елда сөт җитештерү күләме якынча 19,9 мең тонна булачак).
Кунаклар сыерлар тора торган урыннарны, сыер саву залларын, сөт суыту җайланмаларын һ.б. карап чыктылар. “Макыл” комплексында сыерларны классик музыка астында савалар. Терлекчеләр фикеренчә, бу сыерларның лактациясе көчәюгә китерә.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте