Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов “Guangdong Weihua Corporation” компаниясе (Кытай) җитәкчелеге белән очрашты

10.11.2009

Бүген Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Кытайның кайбер компания вәкилләре белән очрашты.
Шуны искәртик: Кытай делегациясе Татарстан башкаласы Казанга эш визиты белән килгән. Рәсми программа чикләрендә очрашулар, эшлекле сөйләшүләр һ.б. планлаштырылган.
Бүгенге очрашу башында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, республикабыз Кытай Халык Республикасының провинцияләре белән турыдан-туры элемтәләр урнаштырырга тели. Аерым алганда, ул Татарстанның Шандунь провинциясе белән хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куюын искәртте.
“Guangdong Weihua Corporation” компаниясе (Кытай) җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, ул урман эшкәртүгә (әлеге компания шул өлкәдә эш алып бара) Татарстанда да ихтыяҗ зур булуын әйтте. “Чимал шактый күп, һәм без аларны эшкәртү белән шөгыльләнәбез. Сезнең бу өлкәдәге тәҗрибәгез безнең өчен бик кызыклы, ул белгечләребездә зур кызыксыну уятты”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Очрашу барышында “Аз урманлы төбәкләрнең түбән сыйфатлы үзагачын Татарстан Республикасы үрнәгендә комплекслы куллану” инвестиция проекты кысаларында хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында да фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләнең элегрәк, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павловның Кытайга баруы кысаларында (2009 елның 26 нчы августыннан 1 нче сентябренә кадәр), җентекләп тикшерелүен искәртте. Ул чагында “Guangdong Weihua Corporation” компаниясе белән сөйләшүләр алып бару процессында Татарстан Республикасы территориясендә проектны тормышка ашыру турында алдан килешеп куйган булганнар.
“Аз урманлы төбәкләрнең түбән сыйфатлы үзагачын Татарстан Республикасы үрнәгендә комплекслы куллану” инвестиция проектының максаты – Татарстанның урман байлыгын коммерцияләштерү; алдынгы технологияләрне исәпкә алып, аларны конкрет проектларда куллану. Проект түбән сыйфатлы үзагачны куллану, үзагачны кисү, тирәнтен эшкәртү һәм аннан азкатлы индустриаль йортлар төзү буенча комплекслы җитештерү-төзелеш комплексы булдыруны һәм калдык-постыкларны утильләштерүне күздә тота.
Шуны искәртик: Кытай делегациясенең әлеге визит программасына “Алабуга” махсус икътисади зонасына бару кертелгән. Анда түбән сыйфатлы үзагачны эшкәртү заводын төзү буенча уртак предприятиене урнаштыру күздә тотыла.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте