Россия Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов “КАМАЗ” ачык акционерлык җәмгыятендә булды
09.11.2009
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Яр Чаллыда, “КАМАЗ” ачык акционерлык җәмгыятендә.
Бүген бу предприятиегә эш визиты белән Россия Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов килде. Аны Россия Федерациясе икътисади үсеш министрының урынбасары Александра Левицкая, “Ростехнологияләр” дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов һәм аның урынбасары Игорь Завьялов, “Внешэкономбанк” (ВЭБ) ның идарә рәисе Владимир Дмитриев озатып йөрде.
Россия делегациясе әгъзалары “КАММИНЗ КАМА” Россия-Америка уртак предприятиесен, “КАМАЗ-Дизель” заводын һәм “Мастер” Кама индустриаль паркын карап чыктылар.
Шуннан соң кунаклар “КАМАЗ”ның Фәнни-техник үзәгенә киттеләр. Анда алар корпорация предприятиеләре җитештерә торган махсус техника (тракторлар, автобуслар, янгын сүндерү автотехникасы һ.б.) белән таныштылар. Игорь Шувалов һәм аны озатып йөрүче кешеләр “КАМАЗ” рестайлинглы автомобильләрен карадылар (киләсе елда аларны җитештерүгә тулысынча күчү планлаштырыла).
“2009 ел дәвамында “КАМАЗ” кичергән авырлыкларга карамастан, без бүген предприятие җитәкчелеге һәм коллективының вакытны бушка үткәрмәгәнлеген күрәбез. Технологик коралландыру бара, яңа техника сатып алына. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: элекке эш урыннарыннан чыгып, үз бизнесларын башлап җибәрергә теләгән кешеләргә Татарстан Республикасында һәм Яр Чаллы шәһәрендә ярдәм итәләр. “КАМАЗ”ның иске мәйданчыкларында үз эшен башларга теләүчеләр өчен махсус биналар җиһазландырылган (“Мастер” Кама индустриаль паркы). Бүген без продукциягә ихтыяҗ аз булган шартларда да уңышлы эшләп килә торган бу компанияләр белән таныштык”, - диде “КАМАЗ” ААҖ объектларын карап чыккач Игорь Шувалов.
Россия Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шуваловны “КАМАЗ” ачык акционерлык җәмгыятендә шулай ук “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм компаниянең топ-менеджерлары, Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Яр Чаллы мэры Илдар Халиков озатып йөрде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте, “КАМАЗ” ААҖ матбугат хезмәте