Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов республика бизнесменнарына 2009-2013 елларга һәм 2015 елга кадәр наноиндустрия үсеше комплекслы программасын тәкъдир итте
07.11.2009
Бүген Татарстан Республикаы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов 2009-2013 елларга һәм 2015 елга кадәр наноиндустрия үсешенең комплекслы программасы кысаларында наноиндустрия проектларын кулланышка кертү мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы Татарстан бизнесы вәкилләре белән үткәргән киңәшмәдә катнашты. Чарада Татарстанның 80 нән артык сәнәгать предприятиесе, банклар, әйдәп баручы фәнни-белем бирү үзәкләре җитәкчеләре катнаштылар.
Борис Павлов республика бизнесменнарына наноиндустриянең проектлы үсеше программасын тәкъдир итте. Аның сүзләренә караганда, наноиндустрия ил икътисадын яңа дәрәҗәгә чыгарырга сәләтле. Программага кертелгән 110,8 млрд. сумның зур өлеше (47 млрд. сум) - наноматериаллар җитештерү, 29 млрд. сум - медицина, фармакология һәм биотехника өлкәсендә нанотехнологияләр үстерү, 12 млрд. сум авиатөзелеш, судно һәм машина төзү сферасында наноиндустрия төзүгә туры килә.
Борис Павлов бизнесменнарны наноиндустрия сферасы проектларында активрак катнашырга чакырды. 2009-2013 елларга һәм 2015 елга кадәр Татарстан Республикасы наноиндустриясенең проектлы үсеше комплекслы программасына республиканың алдынгы фәнни белем бирү үзәкләре, фәнни-эзләнү институтлары, министрлыклар һәм ведомстволар, шулай ук Татарстан Республикасы предприятиеләре кертелгән. Нанотехнологияләр сферасында инде 172 проект сайланган, һәм әлеге портфель даими рәвештә тулыландырыла. Хәзерге вакытта проектларны паспортлаштыруның беренче этабы тәмамланды.
Борис Павлов шулай ук якынча 60 млрд. сум күләмендә финанслау таләп итә торган Татарстанда “Халыкара нанотехнологияләр үзәге” муниципаль берәмлеге төзү буенча яңа проект тәкъдир итте. Үзәк республиканың гына түгел, бөтен Идел буе федераль округының наноиндустриясен үстерәчәк.
Программаны үтәүдән көтелә торган нәтиҗә – Татарстанда инновацион продукция җитештерүнең 39 % ка, шулай ук Татарстан Республикасының югары технологияле һәм фәнни күләмле икътисад секторында мәшгуль булган кешеләрнең саны 50 меңгә кадәр артуы.
Наноиндустрия сферасында инвестицион проектларны төзү һәм кертү турында КДТУ проректоры Абдуллин Ильдар, А.Н.Туполев исемендәге КДТУ ның уку һәм методик эшләр буенча проректоры Насыйров Илгиз, “Фирма МВЕН” ҖЧҖ директоры Ермоленко Виктор, “НУРан” ЯАҖ генераль директоры Ташкалов Роберт сөйләделәр.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте