Рөстәм Миңнеханов соципотека буенча йортлар төзүне үзе контрольдә тотачак
07.11.2009
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов социаль ипотека программасы буенча йортлар төзүне үз контроленә алган. Бүген республиканың хөкүмәт башлыгы Казандагы төзелеш мәйданчыкларында булып чыкты, төзелеш эшләренең барышы белән танышты. Әлеге сәфәрдә Р.Миңнехановны республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды җитәкчесе Тәлгать Абдуллин озатып йөрде.
Премьер-министр Фучик урамындагы төзелеш мәйданчыгын карап чыкты: монда 18 катлы торак йорт төзелә. Ул шулай ук республикадагы социаль ипотека программасының иң зур объектларыннан берсе – Глушко урамындагы 6А-1, 6А-2, 6А-3 йортларының төзелеше белән танышты һәм 2 нче Азино урамында төзелеп килә торган йортта булды.
Рөстәм Миңнеханов “проблемалы” объектларның берсендә - М5 микрорайонының Магистральная урамында төзелә торган 5-19 нчы һәм 5-20 нче йортларда да булды. Төзелешнең агымдагы елның икенче кварталында гына башланып китүенә карамастан, 25 нче ноябрьгә 21500 квадрат метр гомуми мәйдандагы йортлар план нигезендә инде тапшырылырга тиеш. Төзүчеләрнең сүзләренә караганда, аларга бары тик фатирлардагы эчке эшләрне төгәлләргә һәм лифтлар куюны көтәргә кирәк. Нәкъ менә лифтлар Премьерда канәгатьсезлек тудырды. Ул лифтлар белән тәэмин итә торган оешма җитәкчесенә эшләрне тоткарламаска кушты.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы