Рөстәм Миңнеханов һәм Кувейт вәкилләре киләчәктә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар
05.11.2009
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Кувейт вәкилләре белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министрының тышкы икътисади эшчәнлек буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, “Рубин” футбол командасының баш тренеры Корбан Бердыев, Кувейт ягыннан – Кувейт Принцы вәкиле Хамад әфәнде Әл-Сенан, финанслар министрының урынбасары, салым хезмәте директоры Абдулла әфәнде Әл-Шехаб катнашты.
Шуны билгеләп үтик: Кувейт Принцы Әхмәт Әл-Сабах Кувейтның вице-премьеры, торак сәясәте министры, Бөтеназия Олимпия комитеты Президенты, Халыкара Олимпия комитеты әгъзасы булып тора. Татарстан Республикасы Премьер-министрының ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов хәбәр иткәнчә, очрашуда инвестицияләр, спорт һәм футбол өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү турында сүз барган. Ике як та кайбер уртак проектларны өйрәнергә әзер булуын белдергән. Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы Кувейт бизнес-ширкәтен республикабызга кунакка чакырган.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте