Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Пермь краеның хөкүмәт рәисе Валерий Сухих җитәкчелегендәге делегация әгъзалары белән очрашты
05.11.2009
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Хөкүмәт йортында Пермь краеның хөкүмәт рәисе Валерий Сухих җитәкчелегендәге делегация әгъзалары белән очрашты. Күрше төбәк делегациясенең республикабызга килү максаты – Татарстанның заманча мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге тәҗрибәсе белән танышу.
Кунакларны сәламләп, республикабызның хөкүмәт башлыгы очрашуга бик шат булуын, кичәге искиткеч “Рубин” - “Барселона” матчыннан соң һәркемнең кәефе күтәренке булуын билгеләп үтте. “Татарстан Республикасы һәм Пермь крае илебезнең куәтен тудыра торган ун субъект эченә керә. Кризис шартларында элемтәләр булдыру, тәҗрибә уртаклашу аеруча мөһим. Без сезгә үзебездә Электрон Хөкүмәт, электрон сәүдә мәйданчыгының ничек эшләвен күрсәтә алабыз. Сезнең белән бергә муниципаль берәмлекләр һәм дәүләт хакимиятенең федераль органнары белән үзара ярдәм итешеп эшләү мәсьәләләре турында фикер алышу безгә бик кызык”, - диде ул.
Пермь краеның хөкүмәт рәисе Валерий Сухих, җавап буларак, җылы кабул итү өчен рәхмәт белдерде һәм “Рубин” командасы өчен шатлык һәм горурлык хисләре кичерүен әйтте. “Без даими рәвештә, ике елга бер тапкыр очраша башладык. Күршеләребездә нинди алгарыш барлыгын күзәтү безгә бик кызык. Безнең идарә фәлсәфәбез төрле булырга мөмкин, ләкин аның конкрет нәтиҗәсе әһәмиятле. Чөнки халык безне планнарыбыз өчен түгел, эшләгән эшләребез өчен хөрмәт итә. Без үзебездә булган нәрсәләр белән уртаклашырга әзер. Заманча мәгълүмати технологияләргә килгәндә, без табибка язылу процессының ничек баруын, балаларның мәктәптәге өлгерешен ничек контрольдә тотарга мөмкин икәнлеген сөйләп бирә һәм күрсәтә алабыз. Төбәкләребезнең, гомумән илебезнең икътисадын һәм социаль өлкәсен ныгыту хакына бергәләп нәтиҗәле эшләү өчен, безнең бик күп мөмкинлекләребез бар”, - дип ассызыклап үтте ул. Рөстәм Миңнеханов кунакларга республикабызга килүләре өчен рәхмәт белдерде һәм тагын да ешрак очрашырга кирәклеген әйтте.
Визит барышында Пермь краеның хөкүмәт делегациясе Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм муниципаль берәмлекләре порталлары, үзәкләштерелгән дәүләти сатып-алуларның автоматлашкан мәгълүмат системасы, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының электрон документлар әйләнеше ведомствоара системасы, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының мәгълүмати-аналитик системасы эшен, Татарстан Республикасының мәгариф учреждениеләрендә ачык кодлар (Open Source) базасында программалы тәэмин ителешне кертү тәҗрибәсен өйрәнәчәк.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте