Рөстәм Миңнеханов: Annual Investment Meeting инвестицион форумы мәйданчыгы потенциаль инвесторларны җәлеп итәргә ярдәм итә

30.03.2015

Татарстан, Россия регионы буларак, әлегә Фарсы култыгы илләре, тулаем гарәп дөньясы илләре базарларында начар тәкъдир ителгән, һәм без соңгы елларда бу юнәлештә җитди эш алып барабыз, форумнарда катнашабыз, потенциаль партнерлар эзлибез. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Дубай шәһәрендә узучы Annual Investment Meeting еллык инвестицион форумы (AIM-2015) кысаларында ММЧ вәкилләре сорауларына җавап биргәндә хәбәр итте.

«Хәзер безнең Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән мөнәсәбәтләребез бик дустанә, әмма уртак зур проектларны гамәлгә ашыру өчен озын юл үтәсебез бар әле», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул ассызыклаганча, Россия Федерациясе җитәкчелеге дә һәм БГӘ җитәкчелеге дә Татарстанның Әмирлекләр белән тыгыз хезмәттәшлек урнаштыру теләген тулаем хуплыйлар.

Бу шул исәптән – ислам банкингы, сәнәгать, сәүдә, туризм һәм башка юнәлешләр буенча. «Ислам банкингына килгәндә исә, Россия өчен чикләүләрне исәпкә алып, Европа һәм Америка финанс базарларына чыгуда башкарасы эшләр бик күп, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. - Безнең бу юнәлештә беркадәр тәҗрибәбез бар, аерым алганда, «Ак Барс» банкы тәҗрибәсе.

«AIM-2015 форумында Татарстанның сәнәгать предприятиеләре генә түгел, икътисадның кайбер инновацион юнәлешләре дә тәкъдир ителә, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу, мәсәлән, лазер технологияләре, медицина симуляторлары булдыру, нефть химиясе җитештерүләре, нанотехнологияләр өлкәсендә инжиниринг үзәкләре».

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы сүзләренчә, Annual Investment Meeting еллык инвестицион форумы форумы мәйданчыгы потенциаль инвесторларны җәлеп итәргә һәм Фарсы култыгы илләре базарына сәнәгать предприятиеләре продукциясен чыгарырга ярдәм итә.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүген Берләшкән Гарәп Әмирлекләре икътисад министры белән очрашу узган, министр 2014 елда Казанда булган һәм Kazansummit халыкара инвестицион саммиты эшендә катнашкан.

Хезмәттәшлек белән кызыксыну бар, эшне дәвам итәргә кирәк, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Журналистлар Рөстәм Миңнехановтан тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне, дини изге урыннарны торгызу белән шөгыльләнүче Татарстан Республикасының «Яңарыш» фонды чит илләр инвесторларын җәлеп итәргә җыенамы дип сорадылар. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, потенциаль инвесторлар өчен туризм өлкәсендәге инвестицион проектлар кызыклы булырга мөмкин. Ул билгеләп үткәнчә, бүген тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча республика фонды – Татарстанныкы гына түгел, бөтен Россиянең эре проекты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.