Татарстанның беренче вице-премьеры Борис Павлов Түбән Новгородта “Бердәм Россия” фәнни-сәнәгый форумы кысаларында берничә очрашу үткәрде
02.11.2009
28 нче октябрьдән 1 нче ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов җитәкчелегендәге делегация Түбән Новгородта узган “Бердәм Россия” XIV халыкара фәнни-сәнәгый форумында катнашты.
Татарстан делегациясе составына Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы икътисад министрының урынбасары Наил Гобәев, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының урынбасары Вадим Хоменко, “Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды” коммерцияле булмаган дәүләт оешмасы директорының урынбасары Руслан Габидуллин, А.Н.Туполев исемендәге КДТУ проректоры Сергей Михайлов, республикабыздагы предприятие һәм оешмалар белгечләре катнашты.
Быел форумга Россия, Германия, Япония, Кытай, Финляндия һәм дөньяның башка илләреннән 3 меңнән артык катнашучы килгән. Форумның идеясе – “5И” концепциясе: инновацияләр, инвестицияләр, интеллект, институтлар, инфраструктура.
Форумда Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры Борис Павлов инвестицион проектлар, аларга үсеш финанс институтлары тарафыннан ярдәм күрсәтү һәм Татарстан икътисадының өстенлекле өлкәләрендә тормышка ашыру механизмнары турында сөйләде. “Агач биомассасын сыек ягулыкка тиз арада пиролизлау җайланмаларын җитештерүне оештыру” исемле инвестиция проектын ул аерым билгеләп үтте. “Бу технология – биоэнергетикада яңа үсеш юнәлеше, ул якын арада технологик алга китешне тәэмин итәчәк”, - диде Борис Павлов.
Форум эше кысаларында Борис Павлов потенциаль инвесторлар белән Татарстан Республикасының инвестиция проектларын финанслау мәсьәләсе буенча берничә очрашу үткәрде. Әйтик, “Тройка Диалог” компаниясенең идарә итүче директоры Павел Теплухин белән фикер алышу вакытында инновация проектларын таныту өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләсе каралды.
“Konkor group” ның Директорлар советы рәисе Владимир Кононов белән очрашуда Борис Павлов Татарстан Республикасының инвестиция проектларын финанслау һәм тормышка ашыру өлкәсендә (шул исәптән наноиндустрия өлкәсендә дә) хезмәттәшлек итү мөмкинлеге турында фикер алышты.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының “Сертификатлаштыру һәм күргәзмә эшчәнлегенең авария-коткару технологияләрен үстерү үзәге” башлыгы Сергей Тодосейчук белән очрашу вакытында “Казан вертолет заводы” ААҖ җитештерә торган “Ансат” вертолетын төзү проектын таныту һәм бергәләп финанслау турында сөйләштеләр.
“Tronic International Pte Ltd” компаниясе (Сингапур) президенты Игорь Кучерявый белән Борис Павлов микроэлектроника җитештерү һәм программалы тәэмин ителешне булдыру өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләсе турында фикер алышты.
Моннан тыш, форум кысаларында Татарстан Республикасы вәкилләре төрле юнәлешләр – тышкы икътисад сәясәте һәм халыкара хезмәттәшлек, икътисадны дәүләти көйләү, мәгариф, авыл хуҗалыгы, энергетика һ.б. буенча үткәрелгән конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, киңәшмә һәм дискуссияләрдә катнашты.
Форумда күргәзмә экспозициясе дә эшләде. Татарстан Идел буе федераль округының коллектив стендында күрсәтелгән иде. Форумның беренче эш көнендә Татарстан Республикасының күргәзмә стендын Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота, Нижгар өлкәсе губернаторы Валерий Шанцев һәм башка предприятие һәм оешмалар вәкилләре карап чыкты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте