Казанда һәм Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре 11 апрельгә кадәр озайтыла

28.03.2015

Татарстан Республикасында азык-төлек базарындагы ситуация турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты. Николай Титов хәбәр иткәнчә, ваклап сатуда продукция ассортименты зур, төп продуктларга бәяләр тотрыклану күзәтелә.

Росстат күрсәткечләренә караганда, 2015 елның февралендә Татарстан продуктларның минималь җыелмасы буенча Идел буе федераль округы (ИФО) регионнары арасындагы рейтингның уртасында булган – 8 урын (3427 сум).

Николай Титов сүзләренчә, Казан Идел буе федераль округы миллионлы шәһәрләре арасында продуктларның арзанлыгы буенча алда бара.

2015 елның мартында кайбер продуктларга: помидорга, шикәр комына, ипигә һәм 1 сортлы оннан пешерелгән күмәч әйберләренә, алмага бәяләр төшә башлаган.

Азык-төлек продуктларына бәяләрне тотрыкландыру максатларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 17 гыйнвардан авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздыруны оештыра, алар 11 апрельгә кадәр озайтыла. Казанда ярминкәләр – 9 урында, Чаллыда 2 урында уздырыла.

Николай Титов билгеләп үткәнчә, ярминкәләрдә бәяләр сәүдә нокталарына караганда 10-50%ка ким.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.