2012 елда Казанда яшьләр арасында җиңел атлетика буенча дөнья чемпионатын үткәрү мәсьәләсе карала
26.10.2009
2012 елда яшьләр арасында җиңел атлетика буенча дөнья чемпионаты Казанда үткәрелергә мөмкин. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган традицион брифингта бу турыда Татарстан Республикасының яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев әйтте.
Марат Бариев сүзләренә караганда, бу мәсьәлә хакында “Россия – спорт державасы” I спорт форумы кысаларында (22 нче – 24 нче октябрьдә Казанда узды) фикер алышканнар.
Моннан тыш, форумны үткәрү барышында Казанда җиңел атлетика буенча төбәкара үзәк төзергә кирәк дигән тәкъдим дә кертелгән. Аның базасында Россия төбәкләре һәм башка ил спортчылары тренировкалар үткәрә алачак.
“Мондый тәкъдимнәр шуны күрсәтә: Татарстан башкаласында тиешле спорт инфраструктурасы бар һәм, гомумән, шәһәр инфраструктурасы югары дәрәҗәдә тора”, - диде Марат Бариев.
Татарстан Республикасының яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә Халыкара академик ишкәк белән ишү федерациясенең Татарстанга әлеге федерация тарафыннан тормышка ашырыла торган кайбер проектларда катнашырга тәкъдим итүен әйтте. Аерым алганда, Казансу елгасы акваторие шәһәр һәм торак пунктлар эчендәге табигый акваторийларга ярдәм итү проекты кысаларында ярдәм табарга мөмкин (шуны искәртик: монда спорт ярышлары өчен ишкәк белән ишү каналын төзү күздә тотыла).
“Россия – спорт державасы” форумы кысаларында үткәрелгән алты зур спорт ярышы арасында Марат Бариев гимнастик тамаша (Ирина Винер җитәкчелегендә) һәм коляскадагы инвалидлар арасында үткәрелгән баскетбол ярышларын билгеләп үтте.
Татарстан Республикасының Спорт министрлыгы башлыгы фикеренчә, инвалидларны социальләштерү, адаптив физкультураны үстерү мәсьәләләренә җәмгыятьтә әле һаман игътибар җитми. “Коляскадагы инвалидларның ярышлары тәрбияви функция дә үти, мөмкинлекләре чикле кешеләрнең проблемалары турында уйланырга мәҗбүр итә”, - диде Марат Бариев.
Татарстан Республикасының Спорт министрлыгы башлыгы брифинг барышында Кама дәүләт физкультура институтының (Кама дәүләт физик культура, спорт һәм туристлык академиясе) Казанга күчереләчәге турындагы мәгълүматны раслады. Аның сүзләренә караганда, бу мәсьәлә хакында Россиянең спорт министры Виталий Мутко һәм Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев фикер алышкан. “Карар кабул ителгән инде, хәзер аерым детальләр турында фикер алышу бара. Бүгенге көндә шушы югары уку йортында укучыларга аны Яр Чаллыда тәмамлау мөмкинлеге бирелергә тиеш”, - диде Марат Бариев.
Брифинг кысаларында журналистларның сорауларына Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиллегенең утырышлар залыннан (Мәскәү) видеоконференция режимында Россия Федерациясе Президенты каршындагы Физкультура һәм спортны үстерү советы сәркатибе Алексей Кулаковский җавап бирде.
Аерым алганда, ул “Россия – спорт державасы” икенче спорт форумының кайда узачагы турында инде сөйләшүләр алып барылуын хәбәр итте. Россиянең бик күп шәһәрләре бу форумны үзләрендә кабул итәргә теләк белдергән, ләкин ахыргы карарны Россия Президенты Дмитрий Медведев игълан итәчәк.
“Әгәр Казан форумны үткәрүгә икенче тапкыр гариза бирергә теләсә, аның гаризасы беренче чиратта каралачак”, - диде Алексей Кулаковский. Ул Казанда беренче форумның бик югары дәрәҗәдә узуын билгеләп үтте. “Беренче форум узды, һәм ул яңа милли формат алды”, - диде Кулаковский әфәнде.
Ул Татарстан Республикасы җитәкчелегенә спорт форумын оештыру һәм үткәрү өчен рәхмәт белдерде һәм чараларда барлыгы 3 меңнән артык кеше катнашуын, пленар утырышта – 1300 кеше булуын, Казанга халыкара спорт федерацияләренең 27 вәкиле, федерация субъектларының 23 губернаторы килүен (вәкилләр Россия Федерациясенең 80 субъектыннан килгән) искәртте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте