Илдар Халиков Standard&Poor's халыкара рейтинг агентлыгы делегациясе белән очрашты

19.03.2015

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Standard&Poor's халыкара рейтинг агентлыгы делегациясе белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

Агентлык вәкилләре белән әңгәмә барышында Илдар Халиков республиканың узган елдагы социаль-икътисади үсеше турында сөйләде. Ул билгеләгәнчә, Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясе, сәнәгать җитештерүенең күләме һәм төп капиталга инвестицияләр буенча Россия төбәкләре арасында алдынгы булып кала.
Кризис булуга карамастан, узган елны зур булмаган үсеш белән төгәлли алдык, дип ассызыклады ТР Премьер-министры. Аерым алганда, тулай төбәк продуктының гомуми күләме 1 трлн. 631 млрд. сум (1,3%ка үсеш) тәшкил иткән. Икътисадның төп секторларында зур инвестиция проектлары гамәлгә ашырыла: нефть-газ химиясе комплексларында, машина төзелеше өлкәсендә, ИТ-тармакларында.

Standard&Poor's вәкиллләре, үз чиратларында, Татарстан грамоталы финанс сәясәтен алып бара, дип билгеләделәр. Моннан тыш, республикада ликвидлыкның яхшы күрсәткечләре саклана.

ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.