Татарстанның хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов Красноярск краеның хөкүмәт рәисе Акбулатов әфәнде белән очрашты
24.10.2009
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Татарстан Республикасының Хөкүмәт йортында Красноярск крае губернаторының беренче урынбасары - Красноярск краеның хөкүмәт рәисе Әдхәм Акбулатов белән очрашты.
Очрашуда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров, Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин катнашты. Анда Татарстанның Красноярск крае белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре, ике як өчен дә файдалы булган кайбер уртак проектларны тормышка ашыру турында сүз барды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте