2010 елда “Татнефть” ААҖ нең нефть чыгару буенча инвестиция программасы 20,6 млрд сум күләмендә планлаштырыла

24.10.2009

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Премьер-министры – “Татнефть” ААҖ нең Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов компаниянең чираттагы Директорлар советы утырышын үткәрде.
Анда “Татнефть” ААҖ нең тугыз айда бюджетны үтәү нәтиҗәләре каралды һәм агымдагы елның ноябренә бюджет расланды.
Утырыш барышында “Татнефть” ААҖ нең кризиска каршы тору чаралары программасын тормышка ашыруы турындагы мәгълүмат тыңланды һәм аның буенча фикер алышу булды. Әлеге программа узган ел ахырында дөнья базарында барлыкка килгән икътисади ситуациягә бәйле рәвештә кабул ителгән иде.
Компания җитәкчелеге тарафыннан финанс тотрыклылыгын тәэмин итү, чыгымнарны оптимальләштерү һәм җитештерү потенциалын саклап калу буенча күрелгән чаралар чыгымнарны баланслаштырырга һәм финанс-икътисади һәм җитештерү күрсәткечләрен үтәп чыгарга мөмкинлек биргән.
9 айда “Татнефть” ААҖ якынча 58 млрд сум баланс кереме алырга җыена. Керемгә салым суммасы 12,6 млрд сум тәшкил итәчәк, шул исәптән Татарстан Республикасы бюджетына – якынча 11 млрд сум. Бу планлаштырылган суммадан шактый югары.
Инвестицияләр күләме дә өлешчә кайтарылган. Икенче яртыеллыкта скважиналарны бораулауга – 1 млрд сум, геологик-техник чаралар үткәрүгә 300 млн сум өстәп бирелгән.
Дөнья икътисадын торгызу бик акрын баруын һәм мондый шартларда финанс тотрыклылыгын саклап калу кирәклеген исәпкә алып, чыгымнарны оптимальләштерү эше дәвам итәчәк.
Компаниянең Директорлар советы 2009 елда нефть чыгару буенча инвестиция программасын тормышка ашыруның барышын һәм 2010 елга инвестиция программасын формалаштыруны карады.
Нефть чыгару буенча инвестиция программасы агымдагы елда график нигезендә үтәлә. 2009 елның 9 аена инвестицияләрнең гомуми күләме 13,5 млрд сум тәшкил иткән. 193 скважина борауланган һәм файдалануга тапшырылган. Геологик-техник чаралар үткәрү хисабына 982 мең тоннадан артык нефть чыгарылган, бу планлаштырылган күләмнән 54 процентка артыграк.
Компаниядә нефть чыгару күләмен саклап калу максатыннан, 2010 елга нефть чыгару буенча инвестиция программасы 20,6 млрд сум булыр дип планлаштырыла.
Директорлар советы шулай ук “Татнефть” ААҖ эшчәнлегенең кайбер башка мәсьәләләре турында фикер алышты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте, “Татнефть” ААҖ матбугат хезмәте