Сергей Степашин: «Казан Универсиаданы үткәрүгә бер ел алдан әзер булачак”

23.10.2009

Казанда 2013 ел Универсиадасына спорт объектларын төзү мондый темплар белән барса, спорт бәйрәмен үткәрүгә бер ел кала шәһәр аңа 100 процент әзер булачак. Бу турыда журналистларга Россия Федерациясенең Исәп-хисап палатасы рәисе Сергей Степашин әйтте. Ул Татарстан башкаласына “Россия – спорт державасы” Бөтенроссия спорт форумында катнашу өчен килгән.
Сергей Степашин Теннис академиясе, “Зилант” спорт комплексы, Университет авылы һәм “Ак Барс” Көрәш сараенда булды. Соңгы объектны карап чыкканнан соң, Россия Федерациясенең Исәп-хисап палатасы рәисе журналистлар белән аралашты. Сергей Степашин әлегә хезмәт документларын карап өлгермәвен, ләкин эшләрнең ни дәрәҗәдә тиз баруын үз күзләре белән күрүен әйтеп китте.
“Мин монда агымдагы елның җәендә булган идем. Ул чагында Теннис академиясе урынында кечкенә агач койма һәм сарай тора иде. Универсиада авылы урынында да бернәрсә дә юк иде әле, ә хәзер ел ахырына инде тулысынча әзер булачак биналар барлыкка килгән. Бүген мин күргәннәр программаның үтәлүен раслый. Федераль бюджетның, кризиска карамастан, үз вазыйфаларын тулысынча башкарып чыгуы сөендерә, Россия Федерациясенең Исәп-хисап палатасы моны контрольдә тота. Республика бюджеты да үз вазыйфаларын тулысынча үтәде”, - диде Россия Федерациясенең Исәп-хисап палатасы рәисе Сергей Степашин.
Аның фикеренчә, илебездәге кризис һәм эшсезлек шартларында бөтен эшләргә җирле төзелеш оешмаларын җәлеп итеп, республикада бик дөрес эшлиләр. Объектларда якынча 7 мең кеше эшли, ә бу - эшсезлек мәсьәләсен өлешчә хәл итү дигән сүз. Моннан тыш, Сергей Степашин республикада төзелеш отрядларын яңадан торгызуны уңай бәяләде.
“Иң мөһиме: Универсиада тәмамлангач, Казанда, Сочидан аермалы буларак (анда кайбер объектларны башка төбәкләргә күчерергә кирәк булачак), бер генә объект та кирәксез булып калмаячак. Спорт объектлары республикада массакүләм спортны һәм физик культураны үстерүгә хезмәт итәчәк, монда зур спорт ярышлары үткәреләчәк”, - диде С.Степашин.
Россия Федерациясенең Исәп-хисап палатасы рәисе Татарстан Республикасының Исәп-хисап палатасы белән февраль аенда Казанда уртак коллегия үткәрү турында сүз куешуларын хәбәр итте. Анда әлеге мәсьәләләргә киңрәк тукталачаклар.
Шуны да искәртик: Универсиада авылы төзелешен 2012 елның октябрендә тәмамлау планлаштырыла. Авыл 4 торак комплекстан, тренировкалар стадионы, спорт заллары һәм фитнес-үзәкләр, рестораннар, хезмәт күрсәтү зонасы, медицина үзәге, халыкара мәгълүмат үзәге, көнкүреш-хуҗалык эшләре блогы, кунакханә һәм башкалардан торачак. Торак комплексларның гомуми мәйданы 285 мең кв. метр тәшкил итәчәк. Уеннар үткәрү вакытында анда 10 меңнән артык спортчы, делегация әгъзасы һәм хезмәт күрсәтү персоналы яшәячәк. Бөтендөнья уеннарын үткәргәннән соң, Универсиада авылы заманча студентлар шәһәрчеге һәм спортчыларны әзерләү үзәге буларак кулланылачак. Проектның бәясе – 11,6 миллиард сум. Агымдагы ел ахырына якынча 75 мең квадрат метр төзелергә тиеш.
Әмирхан проспектындагы Көрәш сарае 2,7 гектардан артык мәйдандагы территориядә төзелгән, ә комплексның гомуми мәйданы якынча 17 мең квадрат метр тәшкил итә. 9,5 мең квадрат метр чамасы мәйданны 3 мең урынга исәпләнгән һәм төрле көрәш төрләрен алып бару өчен билгеләнгән 4 келәмле төп арена алып тора. 5 мең квадрат метр чамасы мәйданда тренировкалар алып бару һәм фитнес заллары, спортчыларны яңадан үз хәлләренә кайтару өчен билгеләнгән бассейн урнашкан. Көрәш сараен төзү 930 миллион сумга төшкән.
Бүген Көрәш сараенда “Россия – спорт державасы” беренче Бөтенроссия спорт форумы кысаларында билбау көрәше буенча турнир – Россия, БДБ һәм Балтыйк буе илләре Кубогы ачылачак. Ярышларда Россия, Литва, Латвия, Белоруссия, Украина, Кыргызстан, Үзбәкстан һәм Казахстаннан килгән якынча 220 көрәшче катнашачак. Киләсе елда Көрәш сараен Россия җыелма командаларын көрәш буенча әзерләү федераль үзәге итү планлаштырыла.
“Зилант” универсаль спорт комплексын төзү эшләре бер ел элек кенә башланган иде. Универсиада-2013 нең беренче спорт объектын төзүгә “Татнефть” ААҖ инвестицияләр керткән. Әлеге объект базасында волейбол буенча Бөтендөнья студентлар уеннарының группа этабы ярышлары үткәреләчәк. “Зилант” төзелешенә инвестор 360 миллион сум күчергән. Спорт объекты урнашкан җир кишәрлегенең мәйданы – 10 мең кв. метр, төзелеш мәйданы – 4 мең кв. метр. Зал мең урынга исәпләнгән, түбәсе ябулы шугалак мәйданы – 58х28 м. Объектта тренажер заллары һәм шейпинг белән шөгыльләнү залы бар. “Зилант”та балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең шайбалы хоккей һәм фигуралы шуу секцияләре эшләячәк. Ә Универсиада-2013 не үткәрү вакытында универсаль спорт комплексында волейбол буенча ярышлар узачак.
Казан теннис академиясе – 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиада ярышлары үткәреләчәк иң зур спорт объектларының берсе. Теннис академиясенең территориясе булачак Универсиада авылы территориясе янында. Ул Җиңү проспекты һәм Оренбург тракты кисешкән җирдә урнашкан. Комплекс территориясенең гомуми мәйданы – 85 мең кв. м. Комплекс төзелеше 2007 елның 29 нчы августында башланган иде. Академиядә төрле типтагы өслек җәелгән түбәсе ябулы 8 корт һәм ачык һавада уйнау өчен билгеләнгән 18 корт бар. Трибуналарның сыйдырышлылыгы – 3 мең урын. Монда ярышлар гына түгел, яшь теннисчыларның тренировкалары да булачак. Яшәү өчен, аларга Универсиада авылының бер өлешен бүлеп бирү планлаштырыла.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы