Илдар Халиков “Татспиртпром”ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды
17.03.2015
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә «Татспиртпром» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды.
Көн үзәгендәге төп мәсьәләләр - 2015 елның гыйнварында “Татспиртпром” ААҖ нең финанс-хуҗалык эшчәнлегенең якынча нәтиҗәләре һәм 2015-2016 елларга Директорлар советының эш планын раслау.
Директорлар советы финанс директоры Ә.С. Каюмованың 2015 елның гыйнварында “Татспиртпром”ААҖ финанс-хуҗалык эшчәнлегенең якынча нәтиҗәләре турындагы докладын тыңлады.
2015 елның гыйнварында “Татспиртпром” ААҖ 347 мең декалитр алкоголь продукциясе, 151 мең декалитр чистартылган спирт җитештергән. 2015 елның гыйнвары өчен төрле дәрәҗәдәге бюджетларга 1 918 млн. сум салым һәм җыемнар күчерелгән, шул исәптән Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына – 654 млн. сум кергән.