Рөстәм Миңнеханов: «Бөтен халыкларның да фикерен исәпкә алып – без җәмгыятьтә дуслык һәм татулыкны саклыйбыз»

11.03.2015

11 март көнне Татарстан Президенты Казан шәһәренең яһүдиләр оешмасы белән очрашу уздырды, аның кысаларында оешма эшчәнлеге белән багланышлар һәм аңа ярдәм итү мәсьәләләре турында сүз барды.

Милли-мәдәни һәм дини оешмалар җитәкчеләре белән элемтәдә булу, хакимияткә Татарстанда яшәүче барлык халыклар ихтыяҗларын да исәпкә алырга, җәмгыятьтә дуслык һәм татулыкны сакларга мөмкинлек бирә, - дип әйтте Президент.

Бүген Татарстанда дәүләт, муниципалитетлар һәм бизнес ярдәмендә этно-конфессиональ юнәлештәге проектлар актив рәвештә гамәлгә ашырыла, телләр, мәдәният һәм гореф-гадәтләрне саклап калу буенча чаралар үткәрелә.

Конфессиональара һәм милләтара татулык – республика үсеше һәм иминлегенең нигезе.