Татарстан Президенты Чаллыда Бөек Ватан сугышы ветераннарына юбилей медальләрен тапшырды

27.02.2015

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә эш сәфәре кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннарына "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләрен тапшырды.

Чара шәһәрнең балалар һәм яшьләр иҗаты сараеның "Җиңү юлында"/"На пути к Победе" музеенда үтте. Медальләр ун ветеран: Фазыл Массаров, Николай Печенкин, Николай Баранов, Мөхтәсим Фарукшин, Мәхмүт Хәйретдинов, Мостафа Хайбуллов, Гафар Хабибрахманов, Ясир Гайсин, Госман Сәлахов һәм Степан Уразаевка тапшырылды.

Ветераннар ТР Президенты белән әңгәмәләште. Җавап сүзендә Степан Уразаев Рөстәм Миңнехановка ветераннарга күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Бүгенгә Чаллыда 4 меңнән артык сугыш ветераны яши, шул исәптән аларның 289ы сугышта катнашкан.
"Татар-Информ" МА