Рөстәм Миңнеханов Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Баш урологы Дмитрий Пушкарь белән очрашты

20.02.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү дәүләт медицина-стоматология университетының урология кафедрасы мөдире,

Россия Федерациясе Cәламәтлек саклау министрлыгының Баш урологы, профессор

Дмитрий Юрьевич Пушкарь белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин һәм башкалар катнашты.

Яклар сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.