2010 елда Татарстанның консолидацияләнгән бюджет дефициты 11,9 млрд. сум күләмендә булыр дип фаразлана

05.10.2009

Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгының алдан фаразлауларына караганда, 2010 елда Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына 88,3 млрд. сум керәчәк (шул исәптән үз керемнәребез – 80 млрд. сум).
Татарстан Республикасы бюджетына 66,1 млрд. сум керергә тиеш (шул исәптән үз керемнәребез – 57,8 млрд. сум).
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында Татарстанның финанслар министры Радик Гайзатуллин шундый саннар китерде.
Утырыш 2010 елга һәм планда каралган 2011, 2012 нче елларга Татарстанның социаль-икътисади үсешен фаразлауга, Татарстан Республикасының “2010 елга һәм планда каралган 2011, 2012 нче елларга Татарстан Республикасы бюджеты турында” дигән закон проекты турында фикер алышуга багышланган иде. Моннан тыш, утырышта катнашучылар 2010 елга һәм планда каралган 2011, 2012 елларга Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе фонды бюджеты турында да сөйләштеләр.
Утырышны, барлык муниципаль районнарны тоташтырып, видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Радик Гайзатуллин хәбәр иткәнчә, 2010 елда Татарстанның консолидацияләнгән бюджетына, фаразлауларга караганда, физик затларның керемнәренә – 31,3 млрд. сум, Татарстан бюджетына 18,8 млрд. сум күләмендә салымнар керәчәк.
2010 елда табышка салым 17,6 млрд. сум күләмендә (салым нормасы – 18 %) булыр дип фаразлана.
Моннан тыш, 2010 елга фаразлаулар шуны күрсәтә: оешмалар милкенә салым – 8,6 млрд. сум, физик затлар милкенә салым – 0,4 млрд. сум, транспорт чараларына салым – 1,8 млрд. сум, җир салымы – 3,7 млрд. сум булырга тиеш.
Акцизлардан Татарстан Республикасы бюджетына 7,7 млрд. сум керер дип көтелә.
Шулай итеп, 2010 елда Татарстан Республикасы консолидацияләнгән бюджетының керемнәр өлеше - 88,3 млрд. сум, чыгымнар өлеше 100,2 млрд. сум тәшкил итәчәк. Бюджет дефициты 11,9 млрд. сум күләмендә булыр дип фаразлана. Дефицитны озак сроклы бюджет кредитларын алу хисабына каплау күздә тотыла.
Татарстан Республикасының финанслар министры 2010 елда социаль-мәдәни өлкәгә чыгымнар Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетында – 55,4 млрд. сум, Татарстан Республикасы бюджетында 26,7 млрд. сум булыр дип фаразлануын билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов бөтен дефицитның республика бюджетына күчерелүен, җирле бюджетларны тигезләштерергә тырышуларын әйтте. Ул 2010 ел бюджетының алдан фаразланган күрсәткечләрен нигез итеп алып, Татарстан Президентына карап чыгу өчен җибәрергә тәкъдим итте.
15 нче октябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Президенты Татарстан Республикасының “2010 елга һәм планда каралган 2011, 2012 нче елларга Татарстан Республикасы бюджеты турында” дигән закон проектын Татарстан Республикасы Дәүләт Советында каралуга кертергә тиеш.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте