Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов педагогларны Укытучылар көне белән котлады

05.10.2009

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов республикабызның бөтен педагогларын Укытучылар көне белән котлады.
Укытучыларны котлау тантанасы “Корстон” мәдәни-күңел ачу комплексында (Казан) узды.
“Безнең һәммәбез белем һәм тормышка юллама биргән укытучыларыбызга рәхмәтле. Без барыбыз да – элекке укучылар”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстанның хөкүмәт башлыгы бүген республикада мәгариф системасын үстерү комплекслы программасы эшләнүен искәртте. Аны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев башлап җибәргән. Ул программа төзүне республикадагы иң өстенлекле эшләрнең берсе дип атаган.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Татарстан алдынгы илләрнең мәгариф өлкәсендәге тәҗрибәсен дә өйрәнә һәм алардагы иң яхшы идеяләрне Татарстан Республикасының мәгарифне үстерү комплекслы программасына кертергә тели.
Шуннан соң Татарстанның хөкүмәт башлыгы иң яхшы укытучыларга мәгариф өлкәсендәге уңышлары һәм күпьеллык хезмәтләре өчен бүләкләр тапшырды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте