Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе “Алтын балдак” туку-сәнәгать форумында катнаша

02.10.2009

Бүген Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе, “Алтын балдак” IV халыкара туку-сәнәгать форумында катнашу максатыннан, эш визиты белән Иваново өлкәсенә (Ивановога) килде.
Визит барышында Татарстанның хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов Иваново өлкәсе губернаторы Михаил Мень белән очрашты, форумны ачу тантанасында (ул Ивановоның Сәнгать сараенда уза) катнашты.
Форумны ачу тантанасында Иваново өлкәсе губернаторы Михаил Мень, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Белоруссия Вәкиллегенең төбәк бүлеге җитәкчесе Петр Шукель, Кострома өлкәсе губернаторының беренче урынбасары Игорь Коновалов, Мәскәү мода йорты президенты Вячеслав Зайцев, Россия Федерациясе Федерация Советының Иваново өлкәсеннән күрсәтелгән әгъзалары катнашты.
“Алтын балдак” форумын ачканда Иваново өлкәсе губернаторы Михаил Мень билгеләп үткәнчә, быел халыкара туку-сәнәгать форумы, гомумикътисади юнәлештәге алда үткәрелгән форумнардан аермалы буларак, максатчан һәм тармаклы булып тора.
Форум туку һәм тегү тармакларында, мода һәм дизайн индустриясендә тәҗрибә уртаклашу һәм технологияләр алмашу өчен үткәрелә. “Иманым камил: тиз арада “Алтын балдак” форумы туку сәнәгатендә төп вакыйгага әйләнәчәк”, - диде Михаил Мень.
Форумны ачу тантанасыннан соң, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Владимир Соловьев һәм Татарстан делегациясенең башка вәкилләре “Россиянең туку тармагы: үсеш юллары һәм дәүләтнең катнашуы” исемле пленар утырыш эшендә, “Туку сәнәгатендә инновацияләр: халыкара тәҗрибә” сессиясендә катнаштылар.
Утырышта илебезгә зур күләмдә контрафакт продукция һәм чит илдә җитештерелгән товарлар керү турында сөйләштеләр. Форумда катнашучылар фикеренчә, тармакның күпчелек проблемаларын хәл итү өчен, предприятиеләрнең мораль һәм физик яктан искергән фондларын алыштырырга, җитештерү эшчәнлегенә ихтыяҗ тудыру мәсьәләсен чишәргә, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерергә кирәк.
Ивановоның Сәнгать сарае холлында “Алтын балдак” туку-сәнәгать форумына багышланган күргәзмә оештырылган. Анда кече бизнес вәкилләре, туку сәнәгате предприятиеләре, банклар һәм җиңел сәнәгать тармагы инвесторлары булган компанияләр үз экспозицияләрен урнаштырган.
Бүген көннең икенче яртысында “Алтын балдак” форумы кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Иваново өлкәсе Хөкүмәте арасында төзелгән “Татарстан Республикасының нефть химиясе сәнәгате предприятиеләре белән интеграцияләү нигезендә, Иваново өлкәсенең туку сәнәгатен яңарту турында” дигән Килешүне тормышка ашыру беркетмәсенә кул кую планлаштырыла.
“Алтын балдак” Халыкара туку-сәнәгать форумы “Туку салоны-2009” исемле XVII Халыкара конкурста Россия модельерларының яңа кием коллекцияләрен күрсәтү белән төгәлләнәчәк.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте