Татарстанның хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов кинорежиссер Никита Михалков белән очрашты
02.10.2009
Кичә, 1 нче октябрьдә, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Хөкүмәт йортында Россия кинематографистлар союзы рәисе, режиссер Никита Михалков белән очрашты.
Анда региональ һәм милли кинематографны үстерү һәм, аерым алганда, “Алтын мөнбәр” халыкара мөселман кинофестивале турында сүз барды.
Никита Михалков фестивальнең кинематография базарында үз урынын табуын билгеләп үтте. Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән әңгәмәсендә кинорежиссер фестивальнең Казанда европалаштырылмавын, моның мөселман киносы атмосферасын тою мөмкинлеге бирүен ассызыклап үтте.
Татарстанның хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов һәм Россия кинематографистлар союзы рәисе Никита Михалков кинопроизводствога дәүләти ярдәм күрсәтү мәсьәләләре, шул исәптән Казан киностудиясен үстерү планнары турында да фикер алыштылар.
Никита Михалков быелгы кинофестивальдә (инде бишенче тапкыр үткәрелә) Казанның ике картина тәкъдим итәчәген әйтте. Кинорежиссер сүзләренә караганда, Казан киностудиясенең, үз киносын төшереп кенә калмыйча, күрше төбәкләргә дә кино хезмәте күрсәтү перспективалары бар.
Никита Михалков фикеренчә, Казан киләчәктә кинематографияне үстерү мәсьәләләре турында фикер алышу мәйданчыгына әйләнергә мөмкин.
Очрашу ахырында Татарстан Республикасының мәдәният министры Зилә Вәлиева хәбәр иткәнчә, анда Россия кинематографистлар союзы секретариатының күчмә утырышларын Казанда үткәрү мөмкинлеге турында да сүз булган.
Шуны искәртик: кичә Никита Михалков “Алтын мөнбәр” кинофестивале кысаларында Казан ратушасында үткәрелгән “Милли мәдәниятләр берлеге һәм төрлелегендә Россия кинематографиясе” дигән түгәрәк өстәл эшендә дә катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте